Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бездә – яңа мөхәррир

Бүген редакциягә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директорының басма күмәк мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Әлфия Нәби кызы Әдиятова, Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте җитәкчелеге исеменнән матбугат хезмәте җитәкчесе Марина Колесникова килделәр. Алар "Бөгелмә авазы" коллективына яңа мөхәррирне тәкъдим ителәр. Бер уңайдан коллективның эшчәнлеге, редакция каршында торган бурычлар турында да...

Бүген редакциягә "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директорының басма күмәк мәгълүмат чаралары буенча урынбасары Әлфия Нәби кызы Әдиятова, Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте җитәкчелеге исеменнән матбугат хезмәте җитәкчесе Марина Колесникова килделәр. Алар "Бөгелмә авазы" коллективына яңа мөхәррирне тәкъдим ителәр. Бер уңайдан коллективның эшчәнлеге, редакция каршында торган бурычлар турында да җанлы сөйләшү дә булды.

Шулай итеп, газетабызда яңа җитәкче - Ләйсән Риваль кызы Бикбулатова. Үзебезнең районда, Татар Димскәе авылында туып-үскән кыз, Казан Дәүләт университетында журналистика факультетын тәмамлагач, 5 ел "Бөгелмә-МТВ" телевидениесендә эшләде.

Тик аның өчен басма матбугат чарасы да ят түгел - студент елларында ул нәкъ менә "Бөгелмә авазы" газетасында ел саен практика узды, аннары, укуын тәмамлагач, бер ел эшләп тә алды. Шуңа да, инде редакциягә баш мөхәррир булып кайткач, газета чыгару дигән катлаулы, шул ук вакытта мавыктыргыч та эшне бик тиз үз итәр, яңа идеяләре, яңалыклары белән районыбыздагы һәм шәһәребездәге бердәнбер татар басмасын укучыларны да шатландырыр әле дигән ныклы ышаныч бар.

Хәерле сәгатьтә хәерле юл булсын!

Фотода: /сулдан уңга/ Ләйсән Бикбулатова Әлфия Әдиятова белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса