Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бездә бүген – бәйрәм!!!

Линар ЗАКИРОВ, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры.


Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре! Редакция коллективын газетаның 25 еллык юбилее белән ихлас котлыйм! Бу күркәм бәйрәм - республика матбугатында күренекле вакыйга. Узган шушы еллар эчендә "Бөгелмә авазы", хаклы рәвештә, татар журналистикасының куәтле интеллектуаль потенциалы булган, югары мәдәниятле, халыкка көчле йогынты ясый ала торган иҗтимагый-сәяси басмасы дигән абруй яулады. Мөһим рәсми материалларны бастыру белән беррәттән, сез районыбыз үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләргә мөнәсәбәтле фикер алышулар, дискуссияләр оештырасыз, дәүләтебез йөз тоткан курска эшлекле һәм саллы ярдәм күрсәтәсез. Сез шулай ук, туган төбәгебездә татар матбугатын үстерү белән беррәттән, ана телен, милли мәдәниятне һәм әдәбиятны пропагандалауга да зур өлеш кертәсез."Бөгелмә авазы"ның киләчәктә дә үзенең югары статусына, укучылар аудиториясенең четерекле таләпләренә тугры калачагына, татар журналистикасының иң яхшы традицияләрен үстерәчәгенә, абруйлы матбугат сүзе ярдәмендә җәмгыятебездә демократик принципларның һәм әхлакый кыйммәтләрнең ныгуына хезмәт итәчәгенә шигем юк.Сезгә илһамлы иҗат, эшегездә уңышлар, кызыклы язмалар, тиражыгызның артканнан-артуын һәм, әлбәттә, ныклы сәламәтлек, бәхет телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса