Без дөрес юлда
РФ Төзелеш һәм тораккоммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень Бөгелмә муниципаль районында "Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре" проекты буенча алып барыла торган эшне югары бәяләде. Ул Мәскәүдә IV Россия инвестиционтөзелеш форумы кысаларында Гостиный дворда оештырылган күргәзмәгә бөгелмәләр куйган стендны карады. 11 февральдә форум эшен төгәлләгәннән соң, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы...
РФ Төзелеш һәм тораккоммуналь хуҗалыгы министры Михаил Мень Бөгелмә муниципаль районында "Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре" проекты буенча алып барыла торган эшне югары бәяләде. Ул Мәскәүдә IV Россия инвестиционтөзелеш форумы кысаларында Гостиный дворда оештырылган күргәзмәгә бөгелмәләр куйган стендны карады.
11 февральдә форум эшен төгәлләгәннән соң, Россия Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан ел саен оештырыла торган бәйгегә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бөгелмә районы конкурста "Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре" номинациясендә катнашты. Татарстан төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин (рәсемдә - сулда) әйтүенчә, федераль масштабтагы мондый конкурста катнашып, финалга чыгу - зур казаныш ул. Бөгелмә муниципаль районы әлегә Татарстанның мондый мәртәбәле бәйгедә аерым игътибар яулауга ирешкән бердәнбер районы.
Форум кысаларында узган югарыда искә алынган күргәзмәдә бөгелмәләр үз проектларын тәкъдим иттеләр. Презентация күргәзмәдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Тәкъдим ителгән Кагыйдәләрнең уникальлеге шунда, төзелешнең барышын да, җирдән файдаланудагы үзгәрешләрне дә һәм белгечләр, һәм шәһәр халкы реаль вакыт режимында күзәтеп бара алалар. Гаммәви кадастр карталарын, Google карталарын файдалана торган өр-яңа заманча технологияләр әлеге Кагыйдәләрне ачыктаначык күрсәтеп тора. Бөгелмә проектының үзенчәлеге тагын шунда да чагыла, район авыл җирлекләрендәге барлык картография материаллары һәм төзелеш регламентлары бердәм мәгълүмати электрон системага берләштерелгән. Мәртәбәле конкурс комиссиясе әгъзалары - абруйлы белгечләр, илебезнең әйдәп баручы фәнни оеш
малары вәкилләре, төзелеш өлкәсенең дәүләт һәм эш белән тәэмин итүчеләр берләшмәләре җитәкчеләре нәкъ менә шуңа игътибар иткәннәр дә инде.
Бөгелмә районы делегациясе составында - башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин (рәсемдә - уңда) белән баш архитектор Марсель Каюмов. "Бу проектны Бөгелмә муниципаль районында эшләп, гамәлгә кертә алуыбызга горурланабыз. Моны Россия күләмендә дә күреп алдылар. Дәрәҗәле бәйгедә беренче генә катнашуыбыз әле, призлы урын яуламасак та, финалга чыгуыбыз һәм аерым игътибарга лаек булуыбыз безнең дөрес юлда икәнлекне раслый", - ди Адел Галиуллин.
Белешмә өчен. Конкурска барлыгы 177 гариза кергән, шуларның 170е сайлап алу турын узган. Финалга чы- гучылар арасында Мәскәүдән - 8, Татарстаннан һәм Мәскәү өлкәсеннән 4әр хезмәт бар. Казанның Адмиралтия бистәсен торгызу проекты "Территорияне комплекслы үзләштерү" номинациясендә махсус призга лаек булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа