Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Беренче нәтиҗәләр

"Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлеге Бөгелмә җирле бүлекчәсендә һәр ел саен үстерелгән иген уңышын җыеп алу чорында алдынгы урак батырларын барлап бару, аларның хезмәтенә күрә кадер-хөрмәт күрсәтү дигән матур традиция яши. Әлеге күркәм йолага тугрылык быел да саклана, бу чорда яхшы эш күрсәткечләренә ирешкән комбайнчы-механизаторларны, техника йөртүче...

Руслан ЙОСЫПОВ,
Бөгелмә муниципаль районы хакимиятенең
матбугат хезмәткәре.
Автор фотосы.

12 август көнне "Единая Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Белодуров "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять хуҗалыгы кырларында урып-җыюның беренче ун көнендә яхшы эш нәтиҗәләре күрсәткән иген-челәр янында булып кайтты (рәсемдә).
Менә алар беренче батырлар: ун көн эчендә 423 тонна ашлык суктырып алган комбайнчылар Илдар Шиһапов белән Фәнис Мингалимов һәм машина йөртүче Ришат Гарипов.
Тырышлыклары һәм югары эш күрсәткечләре өчен урак батырлары "Единая Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлекчәсенең 2013 елгы урак өстендә "Иң яхшы комбайнчы", "Иң яхшы шофёр" исемнәренә лаек икәнлекне дәлилли торган вымпелына ия булдылар, аларга шулай ук истәлеккә бүләкләр дә
тапшырылды.
Алексей Белодуров әй-түенә караганда, мондый чаралар урып-җыю кампаниясе төгәлләнгәнче һәр атна саен үткәрелеп барылачак.
Шулай булырга тиеш тә: алар - иртә таңнан кичке караңгыга кадәр басудан кайтып керә алмыйча иҗтиһат итүче кыр батырлары - ел дәвамында барыбызның да тамагыбыз тук булсын дип тырышучылар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса