Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Беренче кар

Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргә коела... /Һ.Такташ/. Ләйсән ВИЛДАНОВА. Автор фотолары. Кар ява. Беренче кар ява! Бөтен җир ап-ак, гүя ул мамык юрган ябынган. Әйтерсең лә, ул тирән йокыга талган. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып,...

Ак чәчәкләр ява.
Дөнья матур,
Шундый матур булып тоела;
Күге зәңгәр, гүя йолдызлары
Ак кар булып җиргә коела...

/Һ.Такташ/.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Кар ява. Беренче кар ява! Бөтен җир ап-ак, гүя ул мамык юрган ябынган. Әйтерсең лә, ул тирән йокыга талган. Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела. Әнә кар өс-теннән ап-ак булып тезелеп казлар килә. Алар, көяз кызлар кебек, үз дәрәҗәләрен белеп атлыйлар, "Күрегез, без инде өлгердек, җитештек", - дип мактанып, каңгылдап куаналар. Тиздән каз өмәләре башланыр. Ап-ак кар кебек ак мамыктан мендәр-түшәкләр ясалыр.
Беренче кар. Бар дөнья аклыкка күмелә. Җем-җем итеп яткан кар бөртекләре күзләрне камаштыра. Аккош кебек ак канатын җәеп, җиһанга тагын бер кыш килә.
Ак кар бөртекләре әйләнә-әйләнә җиргә төшәләр, әйтерсең, алар кышкы вальс башкаралар. Кар бөртекләренә игътибар беләнрәк карыйм. Беренче
карашка бер-берсеннән аерылып та тормыйлар төсле, тик чынлыкта бу алай түгел, алар төрле-төрле. Кулымны сузам. Биюче кар бөртекләренең берсе әкрен генә җылы учыма төшеп куна. Никадәр чисталык, гөнаһсыз сафлык чагыла аңарда. Учымны якынрак китерәм. Кар бөртеге күзләремне чагылдыра.
Яңа яуган ак кар бөтен кешегә дә, йортлардагы һәр гаиләгә дә ак бәхетләр, күп шатлыклар алып килсен!
Иллә дә юмарт соң быелгы кыш. Санаулы көннәр эчендә җиргә 7 сантиметр калынлыкта кар ятты! Кар тү-гел лә, иген бу, киләсе җәйнең алтын башаклары бу. Бәлки шуңадыр, олысы-кечесе гаҗәеп җанлылык кичерә.
Рәсемнәрдә: шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә кар явуга ифрат шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса