Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Исегездә булса, күптән түгел генә әле депутатларыбыз балалар паркында юкә аллеясы утыртканнар иде. Аларның бу изге гамәле халыкны битараф калдырмаган. Депутатлар үрнәгендә узган җомгада шул ук паркта ветераннарыбыз да үз аллеяларын булдырды. Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА. Автор фотосы. "Ак калфак" ветераннар клубы вәкиле Сөмбел Гәрәева Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Беловага: "Сез...

Исегездә булса, күптән түгел генә әле депутатларыбыз балалар паркында юкә аллеясы утыртканнар иде. Аларның бу изге гамәле халыкны битараф калдырмаган. Депутатлар үрнәгендә узган җомгада шул ук паркта ветераннарыбыз да үз аллеяларын булдырды.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.


"Ак калфак" ветераннар клубы вәкиле Сөмбел Гәрәева Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Беловага: "Сез бигрәк бәхетле инде, агач утырту кебек изге эш эшлисез", - дигән. Ирина Белова исә: "Сезнең дә агач утыртырга теләгегез бик зур булса, әйдәгез, оештырыйк", - дип, Сөмбел апаның теләген күтәреп алган. Менә шулай итеп, ветераннар өчен агач утырту чарасы оештырылган. Бу көнне балалар паркына утыздан артык ветеран җыелган иде. Алар барысы да агач утыртуның бик зур савап булуын аңлап, бу изге эштә катнашырга теләп килгәннәр.

Бүгенге көндә паркта шаулап үсеп утыручы каеннар бар. Балалар паркына килгән ветераннарның кайберләре яшь чакларында шул агачларны утыртуга үз өлешләрен керткән булган икән. Алар бергәләшеп шул чараларны искә алып, истәлек өчен фотоларга төшеп, күңелле генә иттереп уздырып җибәрделәр бу вакыйганы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: аллея парк Утырту Агач