Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бер – картлыкта, бер – шатлыкта

5 февраль көнне "Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Бөгелмә бүлеге "Кадерле ветеран" проектын тормышка ашырды - шәһәр депутатлары, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров белән берлектә, үзәк хастаханәдә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты.

Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары дәвалану өчен махсус ясалган палаталарда барлык уңайлыклар тудырылган. Биредә юыну, бәдрәф бүлмәләре бар,
телевизор, суыткыч һәм башка электрон җиһазлар куелган. Әле-ге палаталарда шәһәр депутатлары ярдәме белән даими рәвештә капиталь ремонт ясалып тора. Үзәк хастаханәдә шундый 9 палата бар. Алар кан тамырлары авырулары, терапия, кардиология, хирургия, травматология бүлегендә урнашкан. Бүгенге көндә аларда 6 ветеран дәва ала.
Очрашу вакытында шәһәр җитәкчесе ветераннарга азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды, ә депутатлар исә палаталарга куяр өчен яңа җиһазлар, чәй сервизлары алып килгән иде.
Кан тамырлары авырулары бүлегенә Ленар Шиһапов кан басымы күтәрелгәч эләккән. Хәзер би-редә дәвалана. Ленар Шиһапов - хезмәт ветераны. Ул "Нефтеавтоматика" заводы директоры урынбасары булып - 18, ә "ВНИИ" директоры урынбасары булып 10 ел хезмәт иткән. Хәзер лаеклы ялда. Үзе янына килгән депутатларны күреп, Ленар Җәмил улы шатланды: "Барлык уңайлыклары булган палаталарда дәвалануы - үзе бер бәйрәм. Монда булган атмосфера күңелне күтәрә, шәфкать туташлары, табиблар безнең өчен барысын да эшли. Менә бүген бүләкләр дә тапшырдылар. Рәхмәт барыгызга да!" - диде.
"Кадерле ветеран" проекты дәвамлы булырга охшаган. Бу турыда шәһәр мэры Линар Закиров та ассызыклады. "Мин депутатларыбызга зур рәхмәтле. Алар палаталар торышын үз карамагына алып, контрольдә тота. Кирәкле җиһазын алып тора. Без, шул рәвешле, кадерле ветераннарыбызга зур хөрмәт күрсәтәбез. Әлеге проект киләчәктә дә дәвам иттерелер. Бу безнең алда торган зур бурыч", - диде ул.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса