Бер гасырлык мәктәп ул
Иске Исаково мәктәбе үзенең бер гасырлык юбилеен бәйрәм итте. Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И. Касыймов, Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы А. Елисеева, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәпне тәмамлап киткән укучылар, биредә эшләүче педагоглар, хәзерге укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат үзәге җитәкчесе.
Автор фотосы.
Юбиляр-мәктәпнең тарихы авыл җирлеге тарихы белән аерылгысыз бәйле. Башлангыч икееллык земство мәктәбе 1913 елда ачылган булган. 1920 елда, Гражданнар сугышы кызган чакта, уку йорты ябыла һәм таланып бетә. 7 ел вакыт узгач, аны кабат торгызалар. Анда Яңа Исаково, Ивановка, Бәрәш авыллары һәм Родничный посёлогы балалары укый. 1949 елда башлангыч мәктәп нигезендә җидееллык мәктәп ачыла. Бары тик 1985 елда гына яңа бина сафка бастырыла һәм тагын ике елдан мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә.
"Миңа һәммәгезне дә мәктәпнең 100 еллык юбилее белән котлау бәхете эләкте", - дип башлады Илдус Касыймов үз чыгышын. Ул хәтта кечкенә генә авыл мәктәбендә дә танылган педагоглар эшләвенә, менә дигән шәхесләр тәрбияләнүенә, аларның мәк-тәпне дә, авылны да данлавына мисаллар күп булуын әйтеп узды.
Район башлыгы армый-талмый иҗтиһат итүче педагогик коллективка рәхмәтләрен ирештерде. Мәктәп укытучыларының фидакарьлеге еш кына тиешенчә бәяләнми дә кала, әмма укытучы хезмәтеннән башка дөньядагы бер генә ил дә алга китә алмый. "Бөгелмә төбәгендәге мәктәпләрдә шушындый укытучылар эшләгәндә, без балаларыбызның киләчәге өчен тыныч була алабыз", - диде И. Касыймов үз чыгышында. Аннары хакимият башлыгы мәктәп директорына
50 мең сумга сертификат, Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Мәктәп директоры адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады ул көнне. Иң мөһиме мәктәп елларын бүген дә сагынып искә алучы элекке укучыларның котлаулары булгандыр, мөгаен. Геннадий Петрович Матвеев үзе Иске Исаково мәктәбен 1951 елда тәмамлаган. Ул үзенең беренче укытучысы Надежда Ивановна Кузнецованы тирән ихтирам белән искә алды. Әйтүенчә, таланты Аллаһы Тәгаләдән бирелгән чын Укытучы әнә шундый була. Бөек Ватан сугышы ветераны авыл мәктәбендә озак еллар математика укыткан.
Иске Исаково укытучыларына Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Матур бәйрәм белән тәбрикләп, мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда да иң изге теләкләрен җиткерде. Мәктәпнең иң зур байлыгы - аның тырыш педагоглары һәм рәхмәтле укучылары икәнен әйтеп узды ул. Мәктәпкә бүләккә телевизор тапшырды.
Бөгелмә районы иҗат коллективлары юбилей хөрмәтенә бик кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр иде.
Кичәнең тантаналы өле-шеннән соң барысы да 100 еллык тарихы булган мәктәп буйлап экскурсиядә булдылар. Чара күңелле фуршет белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа