Белем – бәхет ачкычы
"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, Бар бер ямь бүген. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" - дигән җыр 1 сентябрь көнне шәһәр һәм районыбызның барлык мәктәпләрендә яңгырады. Укучылар һәм укытучылар 1 сентябрь - Белем көнен каршы алдылар. Әйе, Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе һәм ул аны...
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Быел исә шәһәр һәм районда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар саны 1150 булды. Шулай итеп алар бөтенләй башка: кызыклы да, сихри дә булган белем дөньясына аяк бастылар, ә якты, матур итеп төзәтелгән мәктәпләр, мөлаем укытучылар аларны җылы каршы алдылар.
Белем көне Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә аеруча бер җанлылык белән үтте. Ник дигәндә, әлеге гыйлем йортында быел күптән көтелгән капиталь ремонт эшләре башкарылды. Гимназиянең иске бинасы моңа күптән мохтаҗ иде инде. Төзәтү җиренә җиткереп эшләнгән: бина ялт итеп тора. Гадәттә бәйрәм үтә торган актлар залы укучы балаларны, аларның әти-әниләрен көчкә сыйдырды. Юкка гына түгел, быел беренче сыйныфка 51 бала укырга килгән икән! Бу турыда бәйрәмне алып баручылар аеруча дулкынланып та, шатланып та сөйләделәр. Шәһәрдә бердәнбер булган милли гимназия директоры Фәнис Гайнуллин җыелган җәмәгатьне әлеге бәйрәм белән тәбрик итте. Төзекләндерү эшләрен уңышлы башкарып чыккан "Мегастрой" җәмгыяте хез-мәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Белем көне белән укучыларны, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне хакимият башлыгы исеменнән Бөгелмә муниципаль районы финанс һәм бюджет палатасы җитәкчесе Рәмзия Мөкыймова тәбрикләде. Беренче сыйныфка баручыларга истәлеккә бүләкләр тапшырды. Үз чиратында, беренче сыйныфка килүчеләр җавап сүзе белән чыктылар, аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Аннан соң сүзне өлкән сыйныф укучылары алды. Алар мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керүче балаларга изге теләкләрен җиткерделәр. Аннан соң беренче кыңгырау чыңы укучы балаларны дәрескә чакырды.
Бу көнне шәһәребезнең Подстанция районындагы 8 нче мәктәптә дә икеләтә бәйрәм булды. Ник дигәндә, әлеге мәктәп бинасында өр-яңа лицей-интернат эшли башлады. Андый белем бирү йорты бездә бар иде бит инде диярсез? Әйе, малайлар укый торган лицей-интернат бар һәм ул бүген дә матур гына эшләп килә. Менә хәзер инде кызлар укый торган лицей-интернат та эшли Бөгелмәдә! Күркәм итеп төзекләндерелгән 8 нче мәктәпнең сул канатында кызлар лицее ачылды. Быел биредә ике: 7 нче һәм 8 нче сыйныфларга укучы кызлар кабул ителде.
Әлеге тантана белән укучы балаларны, аларның әти-әниләрен БМР мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда, лицей-интернат директоры Латиф Чинар, аның укыту эшләре буенча урынбасары Эльмира Батр-шина котладылар. Тантаналы шартларда кызыл тасма киселде (рәсемдә), җыелган җәмәгать өч катлы уку йортын манзара кылды. Күргәннәреннән канәгать иде ата-аналар, шулай булмый мөмкин дә түгел.
Җиренә җиткереп төзекләндерелгән шул уку йорты, җи-һазландырылган. Бирегә укырга керергә теләүчеләр дә бик күп булган икән, әмма андый бәхет һәммәсенә дә тәтемәгән. Хәер, әле бит уку йорты беренче адымын гына ясый, киләчәктә укучылар саны бермә-бер артыр дип ышанасы килә, моның шулай булуында шик юк.
Юкка гына халкыбыз: "Белем - бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы", - димәгән шул. Шәһәр һәм районыбыздагы уку йортларына килгән укучыларга белем эстәүдә уңышлар гына насыйп булсын дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа