Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөек Җиңүнең 70 нче язы

Бөгелмә Бөек Җиңүнең 70 нче язын каршы алды. Бәйрәмне бөгелмәләр 8 май көнне үк башлап җибәрде. Сугыш кырында башларын салган, яралардан госпитальләрдә җан биргәннәрнең истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, шәһәр җитәкчелеге, депутатлар һәм ветераннардан торган делегация аларның каберләрен зиярәт кылды. Аннары 352 нче Орша укчы дивизиясе стеласына кызыл канәфер чәчәкләре салды. Биредә...

Бәйрәм уңаеннан ясалган иң зур бүләкне Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин туганнары алды. Күкрәге белән дошман амбразурасын каплаган
герой истәлегенә 8 май көнне "Бөгелмә" кунакханәсе янында яңа һәйкәл ачтылар (рәсемдә).
Сугышка киткәнче Газинур Гафиятуллин янгын сүндерүче булып эшләгән. Шуңа күрә һәйкәлне (авторы - Баулы шәһәре скульпторы Рәсим Шәрифуллин) РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР идарәсе шәхси составы акча җыеп, үз көчләре белән торгыза.
Газинур Гафиятуллинның янгын сүндерүче булуын коллегаларына Наил Гыйльметдинов ача. Төпле эзләнүләрдән соң архив материалларында Газинурның Бөгелмә районының "Кызылгвардияче" колхозында янгын сүндерүче булуы ачыклана. Төп документта Газинур һәм аның әтисенең колхоз амбарларында чыккан янгынны сүндерүе, анда икмәкне генә түгел, кешеләр тормышын да уттан саклап калуы турында язылган.
Тантанада РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР идарәсе начальнигы Рәфис Хәбибуллин, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров, Советлар Союзы Героеның туганнары - хатыны Гыйльмурый апа, улы Әнвәр Гафиятуллин һәм оныкчыгы Роза катнашты.
Һәйкәл ачу тантанасына килгән кунаклар реконструкциядән соң "Мәңгелек дан" мемориалын ачу чарасының да шаһитлары булдылар.
9 Май көнне күз яшьләренә тулы бәйрәмне табигать тә үзенчә каршы алды, көнозын яңгыр яуды. Тик бөгелмәләрне һәм шәһәр кунакларын бу куркытмады. Көн геройлары булып яңгыр астында яшь буын чыгыш ясады. Зур экраннар белән ясалган сәхнәдә дәһшәтле сугыш башлану һәм тәмамлану еллары театральләштерелде. Җыелган халык Бөгелмә парадын гына түгел, беррәттән Мәскәүдә һәм Казанда үткән парадларны да карый алды. Аларны зур экраннардан күрсәттеләр. Бу көнне беркем дә, бернәрсә дә онытылмаганы ачык күренде. Вакыт Җиңүнең исемен дә, датасын да үзгәртә алмый.
Җыелган халык улларын һәм кызларын, әтиләрен һәм бабаларын, дусларын һәм полкташларын бер минутлык тынлык белән искә алды. Туган ил, азатлык һәм бәйсезлек өчен башын салучыларга мәңгелек дан! Бәйрәм кичке сәгать 10да зур салют белән тәмамланды.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Альбина Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса