Бәйрәм бүләк итүчеләр!
25 март - Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов мәдәният хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм уңаеннан ихлас котлый.
- Бөгелмә - мәдәни һәм тарихи тради-цияләргә бай булуы белән үзенчәлекле төбәк. Мәдәният хезмәткәрләренең армый-талмый тырышканына күрә, шәһәр һәм районыбызда күпмилләтле халкыбызның мәдәни мирасын барлау, саклау, торгызу, баету, үзешчән сәнгатьнең иң яхшы традицияләрен дәвам иттерү юнәлешендә биниһая зур эш башкарыла.
Музейлар, театрлар, шәһәр һәм авыллардагы мәдәният йортлары, китапханәләр, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре, сез, башкалар ял иткәндә, ул яллар файдалы һәм нәтиҗәле булсын дип тырышасыз, күңел байлыгын юмарт өләшәсез, гүзәллек дөньясына алып керәсез, рухиятне баетасыз. Бер генә бәйрәм дә, бер генә тантана да сездән башка уза алмый.
Нәтиҗәле хезмәтегез, һәрдаим эзләнүдә булуыгыз, киләчәктә дә гүзәллек хакына фидакарь хезмәткә әзер торуыгыз өчен рәхмәт сезгә! Иҗади илһам, сәламәтлек, бәхет телибез! Барлык якты хыялларыгыз, изге ниятләрегез тормышка ашсын! - диелә котлауда.
Безнең белешмә. Бөгелмә районында һәм шәһәрендә халыкка барлыгы 74 мәдәният-сәнгать оешмасы хезмәт күрсәтә. Болар: 2 музей, 1 театр, 2 күчмә мәдәният учреждениесе, 34 клуб оешмасы, 30 китапханә, балаларга 3 өстәмә белем бирү мәктәбе, 1 мәдәният һәм ял паркы, 1 киновидео учреждениесе. Әлеге оешмалар эшчәнлеге өчен 2011 елда шәһәр-район бюджетыннан 63 508,4 мең сум акча тотылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа