Башкарылган эшләрнең уңай нәтиҗәсе
Бөгелмә районына 2016 елда башкарылган эшләре белән танышырга һәм үз фикерен белдерергә дип ТР премьер-министры вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин килде. XII Совет сессиясендә төп отчет доклады белән район башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады. Сессия башланыр алдыннан килгщн кунаклар шәһәр оешмалары һәм учрежденияләре оештырган күргәзмә белән танышып чыкты. Яхшы яшәү...
Бөгелмә районына 2016 елда башкарылган эшләре белән танышырга һәм үз фикерен белдерергә дип ТР премьер-министры вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин килде. XII Совет сессиясендә төп отчет доклады белән район башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады.
Сессия башланыр алдыннан килгщн кунаклар шәһәр оешмалары һәм учрежденияләре оештырган күргәзмә белән танышып чыкты. Яхшы яшәү шартлары һәм социаль яктан имин территория - бу күрсәткечләр Бөгелмә хакында. Тулай продукция күләменең үсеше, инвистицияле проектларны җәлеп итү һәм төзелеш тизлеген арттыру безнең районга Татарстан икъдисады рейтингының 18 нче урынында нык торырга булышлык итә.
Бай тарих - Бөгелмәнең горурлыгы. Сессиянең төп идеясе шул юнәлешне алган иде. Чара башында күрсәтелгән "Бөгелмә - уникаль язмышлы шәһәр" дип исемләнгән фильм моны дәлилләде. Әйе, Бөгелмә үзенең 235 яше белән горурлана ала. 2016 ел да шәһәр һәм район тарихына зур вакыйгалар белән уелып калды.
Икътисад
Бөгелмә - бүген Татарстан икъдисадында үз позициясендә нык торучы районнарның берсе. Тулай продукция күләме узган елны 48 миллиард сумлык тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе күрсәткече 2015 елга караганда 103,3 процентка җиткән.
Бүгенге көндә "ТНГ-Групп" җәмгыяте - икътисадый лидер. Аның эш күләме 20 миллиард сумнан артып киткән. Бөгелмә механика заводы да әйдәп баручы сәнәгать предприятиесе булып кала бирә. Узган елны тагын бер икътисад флагманы күтәрелә - ул "1 нче Бөгелмә икмәк продуктлары комбинаты". Биредә үзләре җитештергән товарны бер миллиардтан артык сумга сатканнар.
Инвестицияле проектларны җәлеп итү замана икътисадында актуаль мәсьәлә булып тора. Беренчедән, районның үсешенә зур йогынты ясый, икенчедән - ул яңа эш урыннары пәйда була. 2015-2016 елларда безнең район өчен бу яктан бәхет елмайды. "Репродукт" катнашазык заводы Бөгелмәдә зур инвестицияләр ясый. Әлегә бу предприятие үз көчен тулысынча җикмәгән, киләчәктә аның җитештерү күләме бик югары булыр дип планлаштырыла.
Урта һәм кече бизнес та район икътисадында мөһим роль уйный. "2016 елны кече һәм урта эшмәкәрлекнең тулай продукциясенең гомуми күрсәткече 24 процентка җиткән. Бүгенге көн өчен бу күрсәткечләр канәгатьләнерлек түгел. Җитештерелгән продукция саны һәм хезмәт хакының күләме артуга карамастан, районда теркәлгән кече һәм урта бизнес субъектларының саны 6 процентка кимү күзәтелә. Әлеге өлкәдә куелган бурычлар элеккечә кала: эшмәкәрлек үсеше өчен уңай шартлар булдыру һәм тәкъдим ителгән бизнес-проектларның үсеш алуына булышлык итү", - дип белдерде район башлыгы Линар Закиров.
Авыл хуҗалыгы
Бүген шәһәр һәм район халкын сөт, ит белән 11 эре авыл хуҗалыгы берләшмәсе һәм 60тан артык крестьян-фермерлык хуҗалыгы тәэмин итә. Ләкин әлегә сөт саву күләме канәгатьләнерлек түгел. Хуҗалыклар савып алган көнлек сөт күләме районны тулысынча туендыра алмый. Түбән күрсәткечләрне 2016 елда мөгезле эре терлек саны кимүгә сылтап булыр иде.
"Сезнең районда бер сыер уртача 10,9 килограмм сөт бирә. Бу күрсәткеч күрше Азнакай районына караганда 4 тапкырга ким. Сездә авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү өчен барлык шартлар да бар, ләкин әлегә бу сезнең йомшак урыныгыз булып кала бирә", - дип белдерде Татарстан Республикасы премьер-министр вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин.
Төзелеш
Узган ел Бөгелмә районы өчен төзелеш өлкәсендә унышлы ел булды. Ятим балалар өчен йорт файдалануга тапшырылды, Зеленая Роща һәм Ефановка авыл җирлекләрендә фельдшер-акушерлык пункты, Батыр авылында күп функцияле үзәк торгызылды, 4 нче урта мәктәпкә кушып төзелгән бинада эшләр тәмамланды. 6 шәһәр һәм район мәктәбе, 2 нче лицейнын йозу бассейнында капиталь ремонт эшләре башкарылды. Узган елны спорт учреждениеләренә дә басым ясалды. Ничә ел үз сәгатен көткән "Юность" спорткомплексы бассейнын ремонтлауга, көрәш сараен төзүгә керештеләр. Ул аз мобильле халыкның спорт белән шөгыльләнүе өчен булдырыла. Мондый спорт комплексы республика территориясендә әлегә беренче. "Энергетик" стадионы да тиздән яңа ямь алачак, биредә "Татнефть" җәмгыятенең финанс ярдәме белән яз аенда реконструкцияләү эшләре башланып китәргә тиеш.
Бөгелмәнең чәчәк атуы
Парклар һәм сусаклагыч зона еллары игълан ителү Бөгелмә районы өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырды. Аяк басарга да куркыныч булган шәһәр паркы бүген бөгелмәлеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Олысы да, кечесе дә биредә рәхәтләнеп ял итә, саф һава сулый. Аны төзекләндерү 2015 елда ук башланып киткән иде, ә узган ел исә аны төзекләндереп бетерү эшенә тагын 13 миллион сум акча тотылган. Халык телендә "сазлык" атамасын алган үзәк сулык дәүләт программасы кысаларында "чәчәк атты". Төзекләндерү эшләренең беренче этабы тәмамланды. Аның өчен 58 миллион сум акча кулланылган, быел эшнең икенче этабы тормышка ашырылачак. "Канәгать халык - башкарган эшләр файдасының төп күрсәткече. Бүген бу объектларда заманча мәдәни ял итү мөмкинлеге бар. Әлеге факт безне бик куандыра", - дип белдерде Линар Закиров.
Үз эшенең осталары
Сессия азагында традиция буенча "иң-иң"нәрне тәбрикләү булды. Җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән өчен Петровка авыл хуҗалыгы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Романовага медаль тапшырылды. "Арслан" хоккей клубы директоры Рәзин Миңнеголов, "Мәдәни мәгариф эшләре үзәге" директоры Марина Солдатова, механизатор Юрий Таратынов "Атказанган хезмәткәр" исеменә лаек булдылар. "ТНГ-Геосейс" буровой машина йөртүче Дамир Ибраһимовка һәм "ГКС" фәнни-житештерү предприятиясе слесаре Владимир Грачевка ТР президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ләйсән Бикбулатова.
Альбина Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа