Барыннан да элек алар – мөгаллимнәр
Идел буйларында киң болында Елкыларым утлый чабында, Оҗмахларың торсын бер ягыңда, Шул болында йөргән чагында. /Фазыл Туйкин/. 1 мартта Татар мәдәният үзәгендә мөһаҗир мәгърифәтчеләргә багышланган Хәтер кичәсе үтте. Ул мөхтәрәм шәхесләр - Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарга багышланды.
Раилә ХАФИЗОВА.
Барыннан да элек алар - мөгаллимнәр. Бу якта туган балаларның әти-әниләре яраткан абыйлары язган шигырьләрне ятлап, драма әсәр-ләрен сәхнәдә уйнап үскәннәр. Һәм бездә генә дә түгел. Миркасыйм Госманов Кытайдагы Гөлҗә мәктәбендә югарыда язылган шигырьне яттан өйрәнгәннәрен сөйли.
Хәтер кичәләренең 20 еллык тарихында без олы-олы академикларны, тарихчыларны байтак күрдек. Бу юлы бертуган Туйкиннарның дәвамчылары белән күрештек. Туйкәләр - милләт туфрагына берегеп үскән, имәндәй киң тармакланган мәшһүр нәсел - бу кичәдә конкрет йөзләр: угыллар һәм кызлар булып ачылды. Барысы җыелып, Мәскәүдән, Казаннан, Әлмәттән һәм туган авыллары Зәй-Каратайдан килгәннәр. Нәсел агышына ияреп, укытучы булып халыкка хезмәт иткән, кайсы өлкәдә булмасын, тарихи фикер йөрткән киң карашлы шәхесләр икән. Әйтерсең, өлкән әтиләре аларга мәгърифәт капкасын ачкан да, барысы шул капкадан зыялылык бакчасына үткән!
Роза Әсгать кызы Кашапова белән Рамил Әнәс улы Туйкин - Кәбир Туйкинның икенче буын оныклары. Бөгелмәдән татар теле укытучысы Әлфия Мостафа кызы Сафина, Акбаштан шәфкать туташы Абруй Шакир кызы Насыйрова, Әлмәттән политехник техникум директоры урынбасары Марат Нур улы Туйкин - дүртенче буыннар.
"Петр Беренче, әгәр берәүнең ыругы ниндидер дәрәҗәгә ия икән, мәртәбә билгеләрен балалары тагып йөрергә тиеш дип, боерык биргән. Моңарчы ме-дальләремне такканым булмады: гел тартмада сакладым. Әмма бу юлы, бабамның Хәтер кичәсенә, бөтенесен тагып килдем. Очрашу минем өчен шундый әһәмиятле, - диде Рамил ага. - Нәселебезнең шәҗәрә агачында 1 300 яфрак бар, мин шулар белән горурланам, абыем Тәлгать Кәбир улы - Ленин премиясе лауреаты, әтием Әнәс Кәбир улы - механика училищесы укытучысы, Бөгелмәгә беренче "Фиат" машинасын кайтарган тарихи шәхес".
Хәтер кичәсе Хәким бай йортында үтте һәм аның химаячел рухы белән балкыды. Һади Атласи хәйрия фонды никадәр күренекле биеклеккә менгән! Истәлеккә бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, рәхмәт хатлары, аш һәм чәй мәҗлесләре - һәммәсе югары дәрәҗәдә башкарылды. Читтән килгәннәр моңа сокланды. Кайбер җирләрдә дәрт бар, дәрман юк икән, ә бездә һәр икесе тиң табылды: бәхетебездән, милли хәрәкәт укымышлы да, җитешле дә булган бер кулларда оешты. Изге эшкә Туйкәләрнең бердәм гаиләсе дә хәләл өлешен кертте.
Угыз Һади улы Атласов башлап җибәргән гадәткә тугры калып, күренекле галим, тарихчы Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка (Казан) "Мәгърифәтче" исеме һәм сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Иршат Рәшит улы Измайловка (Бөгелмә) "Шәфәгать иясе" исеме бирелде һәм гыйззәт билгеләре тапшырылды. Мөгаллимәләр Әлфизә Нәгыймҗан кызы Сәгъдиева (Карабаш), Гөлнара Фәрит кызы Ихсанова (Бөгелмә), мөгаллим Илгиз Сәйфулла улы Фәйзуллин (Башкортстанның Бишбүләк районы Кунаккол авылы) "Фидакарь укытучы" исеменә лаек булдылар. Дамир Габдерәфыйков (Бөгелмә лицей-интернаты) "Иҗтиһатлы укучы" буларак олыланды. "Бөгелмә авазы" җаваплы сәркатибе Әлфинур Әхтәм кызы Шә-вәлиева белән Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова "Милләтпәрвәр" исеме белән тәбрикләнделәр. Озак еллар буе Һ. Атласи фондын җитәкләгән Рәмзис ага Кадыйровка, Фазыл Вәлиәхмәт белән Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа