Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бар шундый бәйрәм...

Россиядә Эшмәкәрләр көне әле чагыштырмача күптән түгел генә билгеләп үтелә башлады. 28 майда Бөгелмәнең сәнгать мәктәбендә районыбызда дәүләтнең дә, җирле үзидарәләрнең дә төп терәкләреннән берсе саналган эшмәкәрлекне үстерүгә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләр җыелды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Автор фотосы.
Бизнесменнарны тәбрикләп, район башлыгы Илдус Касыймов эшмәкәрлек шәһәребездәге социаль-икътисади секторның аерылгысыз өлеше булып
торуын әйтте: "Мөмкинлекләрегезне актив кулланып, үзегезне төрле өлкәләрдә күрсәтәсез, энергияле һәм инициативалы кешеләрне үз сафларыгызга күбрәк җәлеп итәсез. Сез яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар белән тәэмин итәсез һәм хезмәт күрсәтәсез, социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыруда катнашасыз".
И. Касыймов шулай ук соңгы өч елда кече һәм урта бизнесның гомуми производствода биләгән өлеше ике тапкыр артып, хәзер 24 процент тәшкил итүен, аны өчтән бер дәрәҗәгә җиткерү күздә тотылуын да билгеләп үтте. Кече һәм урта бизнес әһелләренә эшлекле ярдәм күрсәтү максатыннан Координацион совет эшли. Башлык совет әгъзаларына һәм рәисе Шамил Булушевка рәхмәт белдерде.
Моннан тыш, хәзер Бөгелмәдә эшмәкәрләр белән эшләү департаменты да булачак. Департаментка Карабаш эшкуары Фәрит Нәбиуллин җитәкчелек итәчәк. Татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнүче Ф. Нәбиуллин кымыз җитештерә башлау бик нәтиҗәле һәм файдалы булыр дип ышана. Ул шулай ук ит эшкәртү цехы ачарга, ә тагын экотуризм белән шөгыльләнергә ниятли.
Үз эшен алып барудан тыш, Бөгелмә эшмәкәрләре шәһәрне төзекләндерүдә, җәмәгать тормышында да актив катнашалар, спонсорлык ярдәмнәре күрсәтәләр. Бу кичәдә нәкъ шундый булдыклылар район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Алар арасында Илдар Хаков, Сергей Романов, Андрей Куркин, Камил Исмәгыйлев, Нурия Хәйруллина, Виктор Полканов, Раиса Сираева, Елена Сергушева да бар.
Бөгелмәнең эшлекле затларына бү-ләк йөзеннән сәнгать мәктәбе вәкилләре һәм җирле артистлар тарафыннан матур концерт әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса