Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Балаларны яклау көне “Бөтен дөнья – балаларга” онлайн-марафоны форматында узачак

Онлайн-марафон 10 сәгатьтә башлана һәм «Татар-информ» агентлыгы сайтында трансляцияләнәчәк.

«Дарт Медиа» генераль директоры Дамир Барышев һәм "Агыйдел" иҗат берлеге директоры Инна Денисова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына 1 июньдә Казанда онлайн-форматта “Бөтен дөнья – балаларга” дигән 12 сәгатьлек музыка марафоны узачагын, аның Халыкара балаларны яклау көненә багышлануын хәбәр иттеләр. 


– Төп максат – өйдә үз-үзләрен изоляцияләү режимында булган, аралашырга һәм хәтта урамга чыга алмаган балалар өчен бәйрәм оештыру. Балаларга бу хәл аеруча авыр бирелде, шуңа күрә кечкенә генә бәйрәм ясау теләге туды. Моннан тыш, марафон Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге фондка ярдәм итү нияте белән үткәрелә, – дип уртаклашты мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше. 


Бәйрәмдә балалар музыкант һәм артистларның чыгышларын карый алачак. Атап әйткәндә, «Джайв» төркеме, Казан җырчысы һәм мультиинструменталисты Салават Табаев, композитор Эльмира Низамова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, Казан мультижанр җырчысы Гүзәл Саттарова һ.б. чыгышлары көтелә. 
Нәни катнашучылар өчен көн дәвамында «Татармультфильм» студиясендә иҗат ителгән мультфильмнар күрсәтеләчәк. 
Компания генераль директоры трансляциянең Audio Kazan студиясеннән узачагын, танылган кешеләрне кунакка чакырырга планлаштыруларын, алып баручы-балаларның алар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирәчәкләрен әйтте. 


– Эфирда танылган кешеләрнең видеокотлаулары яңгыраячак. Алла Духованың котлавы һәм Казан “Тодес” студиясе укучылары чыгышы булачак. Безгә компьютер уеннарын эшләүчеләр килер, балалар аларга сораулар бирер дип ышанабыз. Блогерлар белән онлайн-элемтә булырга мөмкин, аның барышында алып баручылар үз блогларын ничек дөрес алып бару белән кызыксынырлар, – дип билгеләп үтте Барышев.

 
Агентлыкның әңгәмәдәше ресторан пешекчесе һәм аш-су түгәрәгендә шөгыльләнүче бала белән кулинария баттлын уздыру мөмкинлеге дә каралуын әйтте. 
“Бөтен дөнья – балаларга" онлайн-марафоны сәгать 10да башлана һәм «Татар-информ» мәгълүматлык агентлыгы сайтында трансляцияләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса