Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Балалар– якты киләчәгебез

Бөгелмә шәһәре мэры "Ялкын" приютының попечительләр советын җитәкли башлады.17 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров формаль булмаган атмосферада "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Бергәләшеп шәһәребездәге бер пиццерийда тамак та ялгап алдылар.


Эш шунда, шәһәрдә яңа попечительләр советы составы расланды. Аңа эшмәкәрләр, предприятие-оешма җитәкчеләре, сәнгать кешеләре кертелгән, ә советны Линар Закиров җитәкли башлады. Һәм ул шефлыкка алган балалар белән якыннанрак танышырга булды.
Мэр фикеренчә, попечительләр авыр хәлдә калган балаларга тормышка яраклашуда, аларның көнкүрешен яхшыртуда мөмкин кадәр күләмле ярдәм күрсәтәчәк. Һәр бала шәһәр хакимияте тарафыннан яклау табарга тиеш. Моннан тыш, приютның матди-техник базасын ныгыту да сорала. Җиһазларны, уенчыкларны, китапларны, спорт инвентарьларын яңартырга кирәк. Бина үзе дә күптән ремонт көтә.
"Ялкын"нан тыш, "Яңарыш" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге һәм балалар хастаханәсендәге әти-әниләре тарафыннан ташланган балалар бүлеге дә муниципалитетның күз уңында тотыла. Берәү дә игътибардан читтә калмаячак, барысына да ярдәм күрсәтеләчәк, дип ышандыра шәһәр мэры. "Ялкын"да шундый актив, җиңел аралашучан, кызыксынучан балалар булуына Линар Закиров чын күңелдән сөенде. Боларның барысы да приют җитәкчелегенең һәм җирле хакимиятнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе булып тора, чөнки биредә тәрбияләнүче балалар һәрвакыт шәһәрдә уза торган барлык чараларның үзәгендә булалар, шәһәр учреждениепредприятиеләрендә булып, мәсәлән, почта бүлеге, яисә мәшгульлек үзәгендәге хезмәткәрләрнең эше белән танышалар, җирле телевидениенең ничек эшләвен күзәтәләр.
Ә менә 17 ноябрь көнне алар бергәләп матурлык салонында булдылар. Биредәге могҗизалы үзгәрешләрне күреп, кәефләре күтәрелде. Линар Закиров фикеренчә, боларның барысы да балаларга белемнәрен арттырырга, дөньяга карашларын киңәйтергә, бернинди авырлыкларга да карамастан, тулы тормыш белән яшәргә өйрәнергә, өлкәннәр тарафыннан үзләренә карата булган кайгыртучанлыкны тоя белергә ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса