Бал кортлары кебек тырыш умартачылар
Хәер, бу гаилә турында “таныш булыгыз” дип әйтү, бәлки, урынсыздыр да, чөнки алар турында җирле басмаларда, шул исәптән “Бөгелмә авазы” газетасында да язмалар чыкканы бар.
Рәсимә һәм Наил Рафиковлар умартачылык белән күптән – 40 еллап шөгыльләнәләр инде. Алар әлеге хезмәтнең бар нечкәлекләре, проблемалары белән таныш.
1980 елларда колхоз умарталыгында эшли башлый алар. Аннары, җәмгыятьтәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, үз шәхси хуҗалыкларын оештыру мөмкинлеге туа. Бүгенге көндә тәҗрибәле умартачыларның Бөгелмә районы Ключевка авылында 170ләп йорт гаиләсе бар.
– Үкенмибез. Эшнең җаен алгач, тәртибен белгәч, хәзер инде күп еллык эш тәҗрибәбез дә булгач, сөенеп эшлибез. Бер генә төрле бал кортлары асрыйбыз. Кышка чыдам, уртача рус төркеме дип атала. Әмма холыклары белән бик усаллар, – дип сөйли Наил Нәҗип улы.
– Аллага шөкер, безнең хезмәт нәтиҗәсеннән бик канәгать булган үз сатып алучыларыбыз да бар, ел саен бал аертканыбызны көтеп кенә торалар. Безнең эшкә уңай бәя дигән сүз бит инде ул, – дип сүзгә кушыла Рәсимә ханым Гарәфетдин кызы да.
Бер умарта гаиләсеннән 1-3 чиләкләп бал чыга икән. Беренче тапкыр аертканда – төрле чәчәк һәм юкә балы булса, икенче аертканда карабодай, рапс балы алалар.
“Балның җитешкәнен ничек беләсез?” – дигән сорауга да җаваплары әзер: чәчәкләрдән җыелган нектарның 80 процентын су тәшкил итә, ә балда исә су бары тик 18-20 процент чамасы гына кала икән. Бал шундый хәлгә җиткәч, кортлар кәрәзләрне балавыз белән каплап ябыштырып (“пичәтләп”) куя. Димәк, бал җитешкән.
Бал кортларының үлү очраклары да булгалап тора икән. Нигездә, бу хәл кортлар бал җыя торган культураларны химикатлар белән агулаудан килеп чыга. Бәлки шуңадыр да хәзер умартачылык белән шәхси кешеләр генә шөгыльләнә дә дигән фикердә торалар алар. Элегрәк һәрбер күмәк хуҗалыкта 2-3 умарталык гөрләп эшли иде бит, диләр.
Бал кортлары асрау нәтиҗәсендә күп кенә күршеләр арасында каршылыклар да чыгып тора. Бу яклап та Рафиковларның җаны тыныч – авыл кечкенә, газ да кермәгән булгач, анда яшәүче гаиләләр бармак белән генә санаулы, аларның да күпчелеген җәйге чорда килеп яшәүче “дачниклар” тәшкил итә. Шуңа да кортлардан зарланырлык якын арада күршеләр юк. “Шулай да бал кортларына аллергияле кешеләр булырга ихтимал икәнен истә тотып, андый очраклар өчен тиешле даруларны кул астында гына тотабыз”, – ди умартачылар.
Бал кортлары иң эшчән, иң тырыш җан ияләре санала. Бал кортларын карау – умарта тоту да тырыш һәм эшчән затларның гына кулыннан килә. Татарда “мал хуҗасына охшый” дигән әйтем бар. Бу очракта исә Рафиковлар турында: “Үзләре дә бал кортлары кебек тырыш,” – дию бик тә урынлы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа