Бөгелмә һәм Бөгелмә районы укучыларына каникуллар вакытында һәм дистанцион уку вакытында азык-төлек җыелмалары бирә башладылар.
Бу көннәрдә аларны 11 меңнән артык укучы ала.
Бу - 7.70 сумлык бушлай иртәнге аш урынына азык-төлек җыелмалары. Җыелма составына: дөге, шикәр, вермишель, печенье һәм соклар керде. Бу продуктлар - апрельнең 22 уку көне өчен.
Шәһәрнең барлык мәктәпләре дә бу процессны ничек куркынычсыз һәм оператив итеп оештыру турында тулы инструкция алдылар. Бу чылбырда сыйныф җитәкчесе бәйләүче буын булып тора.