“Аяз булсын һәрбер көнегез!”
9 февраль көнне Техника йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр әби-бабайларына үзләренең шундый теләкләрен җиткерделәр. Анда исә зур вакыйга - Бөгелмә ветераннар советы үзенең 30 еллык юбилеен тантана итте. Бәйрәм кичәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, җирле ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, ТР ветераннар советы рәисе...
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.
Бүгенге көндә 25 меңгә якын лаеклы ялдагы өлкәннәребезне берләштергән Бөгелмә ветераннар советы 1982 елның 12 февралендә партиянең шәһәр комитеты карары белән оештырыла. Аның составына сугыш һәм партия ветераннары, тыл хезмәтчәннәре керә. Совет эшчәнлеген башлап җибәргән вакытта ук үз алдына түбәндәге бурычларны куя: тупланган тәҗрибәне түкми-чәчми киләсе буыннарга илтеп җиткерү; яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү; рухи мирасны саклап калу. Шундый максатларны алга куеп эшли башлый ветераннарыбыз, һәрбер хезмәт коллективында беренчел оешмалар барлыкка килә. Партия, профсоюз, комсомол вәкилләре Бөек Ватан сугышы ветераннары, алдынгы тыл хезмәтчәннәре белән предприятиеләрдә, клубларда даими очрашулар үткәрәләр. Мондый очрашулар эзсез югалмый, яшьләрнең күпчелеге илдә барган вакыйгаларда актив катнаша, производствода билгеләнгән планнарны арттырып үти, үзләре эшләгән хезмәт коллективын ничек тә алга җибәрү өчен тырыша. Планнар тормышка ашканда /ә ул күпчелек очракта шулай була да/ хезмәттәшләре өчен, үзе эшләгән предприятие өчен горурлык хисләре кичерә. Менә шулай итеп, дистә еллар буена өлкәннәр - ветераннар һәм яшьләр арасында буыннар элемтәсе хасил була.
Ни кызганыч, дөньялар үзгәрде, бүгенге көндә күпләр өчен тормыштагы кыйммәтләр дә башка инде. Әмма ничек кенә булмасын, өлкәннәребез тәҗрибәсен, алар үткән данлыклы җиңү китергән сугыш сабакларын, тырыш хезмәт юлында ирешкән казанышларны киләчәк буыннарга илтеп җиткерү төп бурыч булып кала бирә. Һәм шушы бурычны хәл итүдә Бөгелмә ветераннар советы бүген дә армый-талмый хезмәт итә. Әйе, зарланып, кул кушырып утырмыйлар өлкәннәребез, аларның аңа вакытлары юк. Шәһәрдә - 52, районда 18 беренчел ветераннар оешмасы эшләп килә. "Дуслык", "Сугыш балалары", "Ветеран", "Мәгърифәт" һәм "Ак калфак" иҗтимагый берләшмәләре һәрдаим төрле мәдәни чаралар үткәреп, бүген дә сафта икәнлекләрен эшләре белән ачык дәлиллиләр.
Тантанада катнашучыларны БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов котлады. Бары тик өлкәннәребез-не олылап, хөрмәтләргә өйрәнеп, аларның бай тәҗрибәсен тормышта кулланганда гына киләчәгебез якты буласын җиткерде ул. Лаеклы ялда булуларына карамастан, әле дә булса иҗтиһат итүләре өчен ихлас рәхмәтләрен белдерде, истәлеккә Бө-гелмә ветераннар советының 30 еллыгы уңаеннан ясалган медаль һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бөгелмә ветераннар советы рәисе Камил Солтанов оешманың тарихына тукталды, аны төрле чорда җитәкләгән рәисләрнең тырыш хезмәтен югары бәяләде, шулай ук бүләкләр тапшырды. Шунысы куанычлы, "Бөгелмә авазы" хезмәт коллективына ветераннар советы эшчәнлеген даими яктыртып барганы өчен - Рәхмәт хаты, баш мөхәрриргә юбилей медале тапшырылды.
Кичә котлаулар белән дәвам итте һәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Күңелләргә хуш килерлек чыгышларны Техника йорты мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән иде. Алар бу көнне өлкәннәребез алкышларына, рәхмәтләренә күмелде, буынара элемтәләрнең сүздә генә түгел, чынбарлыкта да ныклы икәнлегенә ачык дәлил булды.
Рәсемнәрдә: Бөгелмә ветераннар советы оешуга 30 ел тулуга багышланган тантанага килгән мәртәбәле кунаклар (өстә); "Ак калфак" клубы әгъзалары әзерләгән күргәзмә янында (аста).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа