Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Авырткан” сорау яки, ярдәм сорап – чиратка

Күп бөгелмәлеләр авырый.

Соңгы мәгълүматларга караганда, узган атнада 35 кешегә – хастаханәдән тыш пневмония, 138 кешегә “ОРВИ” диагнозы куелган, 29 кеше коронавирус белән авырый. 

Статистика һаман начарлана, поликлиника янында чиратлар озыная бара. Табибларга карлы-яңгыр, җил-салкыннарга түзгән бик чыдам, сабыр кешеләр генә эләгә.  

Колач җәеп тормыйлар

Поликлиникага чират совет чорында кибетләрдә булган чиратны хәтерләтә. Тик “Нәрсә саталар?” дигән сорау урынына, “Кем соңгы?” дигән сорау яңгырый. Сәгать әле 8 дә тулмаган, табибка эләгергә теләгән югары температуралы кешеләр саны берничә дистәгә җитә. Бусы – чиратның урамдагы өлеше генә, ә башы – поликлиниканың эчендә. 

Кешеләрне санап карадым. Мин 35нче икән. Бу әле чиратның күренгән өлешендә генә. Ишекнең теге ягында – тагын бер чират. Авыруларны өч кабинетта кабул итәләр, диләр. Тик чират барыбер бик акрын бара. Мин тем пература белән килдем. Көтеп торган арада, өстәп, ютәлли дә башладым менә, – дип сөйли бер ханым. – Янәшәдә генә бер пар басып торды, икесе дә ис сизмиләр икән. Температуралары да бар. Арада кайберәүләр бик каты йөткерә.  Хәзерге шартларда янәшәңдә андый кеше басып тору куркыныч бит инде. Салкын, һәркем җилдән ышыграк, кояшлырак урынга басарга тели. 

Мария исемле олырак яшьтәге ханымның поликлиникага соңгы арада икенче тапкыр килүе икән. 

– Үткән килгәнемдә урамда өч сәгатҗ ярым басып торырга туры килде, бина эченә эләккәч, тагын бер сәгать көттем. Аннан гына табибка эләктем. Коточкыч! Куркыныч та. Хәзерге хәлләрдән болай да кешеләр куркып беткән инде, ә янәшәңдә йөткереп басып торучы кешедә ковид түгел дип, кем гарантия бирә ала? Шушы авырулар төркеме яныннан сәламәт кешеләр үтеп йөри: кем эшкә бара, балалар – мәктәпкә... Мин бу хәлне кешеләрдән көлү, мәсхәрә дип кабул итәм!  

Өйгә чакыртырга тырышып караган идем табибны. Температура 40ка җитмәгән, үзегез дә килә аласыз дип җавап бирделәр. Пробовала вызвать врача на дом. Ашыгыч ярдәм килде килүен, әмма барыбер поликлиникага барырга кушты. Табибка эләгәсе килгән кеше менә шулай туңып, калтырап тора инде. Берәр сәгать басып торганнан соң чиратны ташлап, кайтып китүчеләр дә бар. 

Алгы сызыкта

Бер көн эчендә табибларга температуралы йөзләгән пациентны кабул итәргә туры килә. Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, аерым чир билгеләре сизелмәгән, әмма ис сизмәүләреннән зарланып килүчеләр дә күп кенә икән. Ә бу “COVID-19” билгесе булып санала. Ярдәмне барысына да күрсәтәләр. Поликлиника ишеге алдында “тере коридор2 барлыгын җитәкчеләр дә белә, тик берни эшли алмыйлар. 

– Без бу хәлне булдырмас өчен тырышабыз, – дип аңлатма бирә Бөгелмә үзәк хастаханәсе матбугат хезмәте вәкиле. – Иртә белән, бигрәк тә ял көннәреннән соң, ишек төбендә чиратлар пәйда була. Бина эчендәгеләрнең социаль дистанцияне саклавына безнең хезмәткәрләр аеруча игътибар бирәләр. Дәвалау оешмаларына килгән пациентларның тиешле саклану таләпләрен үтәвен үтенеп сорыйбыз. Кеше җыелган җирдә битлек киегез, бер-берегезгә якын килергә тырышмагыз. ОРВИ билгеләре булганда, өйдә торыгыз. Үзегезне дә, тирә-юньдәге кешеләрне дә саклагыз!     

Шәһәр поликлиникасының эше турында язын һәм җәй көннәрендә дә сүз күп булды. Ул чакта коридорда чират торучы бер ирнең аңын югалтып егылуы төшерелгән видео социаль челтәрләрдә барлык пабликларны үтеп, республика матбугат чараларына кадәр барып җитте. Ул чордан бирле бар үзгәреш – чираттагы кешеләр генә алышынды. Ә инде поликлиникага кичке дүртләр тирәсендә килегез, анда чират азрак була дигән киңәшне күп шәһәрдәшләр  ишеткән, хәзер шулай эшлиләр дә...

Наталья БЫСТРОВА

ФОТО: Наталья БЫСТРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса