Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Авылыбыз яшәр!

"Бөгелмә авазы" газетасының 13 сентябрь көнне чыккан санында Руслан Җәләевнең "Авыллар бетмәсен!" дигән мәкаләсе белән танышып, Азнакай районында Ташлыяр дигән авылның бөтенләй юкка чыгуы турында хәбәрдар булгач, күңелгә авыр булып китте.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ,
Карабаш бистәсе.
Автор фотосы.

Шул ук вакытта үзебезнең Карабаш бистәсенең авыл өлешенең - без туып-үскән, чирәмнәрендә тәгәрәп үскән урамнарыбызның исән булуына тагын бер кат сөенеп куйдым. Югыйсә, бездә дә узган 20 нче гасырның соңгы чирегендә урамнардагы йортларның яртысы диярлек бушап калган иде бит. Аллага шөкер, хәзерге вакытта хәл уңай якка үзгәрә башлады.
Бу җәһәттән авылыбызны саклап калган, аны чын күңелдән яратып, бернинди шаукымнарга бирешмичә, туган җирдә эшләп, яшәп ятучы якташларым турында язасым килеп китте.
Ерактан эзлисе дә юк икән. Урамдашыбыз Миңсылу апаны һәм аның балаларын, оныкларын гына алып карыйк. Гомер буе "Карабаш" совхозында сыер савучы булып эшләгән Миңсылу апа Идиятуллина биш баланы ялгызы аякка бастырды. Хәзер аларның бишесе дә гаиләләре белән Карабашта гөрләтеп гомер кичерәләр. Кызы Гамирә - кибетче, Гөлнара - аш-су остасы, уллары Салих - ат караучы, балта остасы, Әнис - тракторчы.
Ә менә уртанчы улы Мәҗит турында аерып, берничә сүз әйтер идем. 20 ел инде ул Муса Җәлил исемендәге җәмгыятьтә механизатор булып эшли. Куәтле "Нью-Холланд" тракторын иярли ул, һәрвакыт алдынгылар сафында бара.
Җәмәгате - социаль хезмәткәр Зилә ханым белән корган тату гаиләдә өч балалары үсә: уллары Айнур белән Айдар - берсе 6 нчы, икенчесе 4 нче сыйныфта бары тик "4" һәм "5"ле билгеләренә генә укыйлар. Төпчекләре Әмиргә әле 2 генә яшь. Гаилә башлыгы Мәҗит Җәдит улы, "ир канаты - ат" дигән гыйбарәне истә тотыптыр, ир балаларны тәрбия кылуга файдасы тисен дип, махсус ат сатып алды. Улы Айдар "Йолдыз"ны бигрәк тә ярата (рәсемдә).
Туган җиренә бирелгән, аның хакына намус белән хезмәт итә торган менә шундый тырыш якташларым - милләттәшләрем булганда, безнең авыл әле гөрләп яшәр, татар халкының да киләчәге якты булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса