Авыллар язга әзерләнә
Бөгелмә муниципаль районының җаваплылыгы чикләнгән "Акбаш" җәмгыяте базасында терлекләрнең ничек кышлавына һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булып узды.
Марина Колесникова,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Автор фотосы.
Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, агрономнар һәм шулай ук район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре катнашты.
Чараның гамәли өлеше хуҗалыкның ындыр табагында башланып китте. 2013 елда районда 46 453 гектар мәйданда сабан культуралары чәчү планлаштырыла. Шуларның 31 511 гектары - бөртекле, 9 969ы - техник, 2 449ы - рапска, 7 300е - көнбагышка, 4 871е мал азыгы культураларына билгеләнгән. Мал азыгы үстереләчәк мәйданның 1 420 гектарын - кукуруз, 1 492 гектарын - катнашазык, 1 860ын берьеллык үлән билиячәк.
Уҗым культураларын да исәпкә алганда, бөртеклеләр, узган ел белән чагыштырганда, 8 256 гектар мәйданда артыграк, ягъни барлыгы 39 425 гектарда игеләчәк.
Быелгы чәчү кампания-сенә уңай киләчәк факторлар дип җир катламында дым запасының уртача күрсәткечтән 180 - 200 миллиметрга күбрәк, орлыкларның яхшы сыйфатлы булуы санала.
Семинарда катнашучылар товарлыклы сөт җитештерү фермасында да булдылар. Сыерларны бозаулату бүлеге һәм яңа туган бозаулар профилакторие эшен карадылар. Зоотехниклар терлекләрне ясалма орлыкландыру, бозауларның, башмак таналарның, буаз сыерларның ничек асралуы турында сөйләделәр.
Аннары семинарда катнашучылар машина-трактор паркына юнәлделәр, авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирделәр.
Сөйләшү авыл клубында дәвам итте. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешен ачып, И. Касыймов чәчү кампаниясе чорында уңышка нигез салынуын, шуңа күрә дә бу чорда җибәрелгән хата-ялгышларны төзәтү мөмкин булмавын, моның өчен бик зур тырышлык һәм чыгымнар таләп ителүен билгеләп үтте. Ул Бөгелмә агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре каршына кредит ресурслары алуны, авыл хуҗалыгы техникасын һәм орлыклык материал әзерләүне тизләтү, язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу бурычларын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа