Авылларда печән өстен элек-электән көтеп алганнар. Печән чабучыларны сыйлау өчен тәкә симерткәннәр, каймаклы катык, әйрән әзерләп куйганнар.
Печәнгә төшәр алдыннан кызлар кичке уеннарга чыгудан туктый, болында кию өчен ак алъяпкычлар, яулыклар, бөркәнчекләр, җиңсәләр тегәләр. Ә ир-
егетләр чалгы-тырмаларны барлап куя. Авылда махсус чалгы чүкүчеләр булган. Икенче берәүләр тырма ясаган, аларның сынган тешләрен төзәткән.
Авыл картлары, болынга чыгып, печәннең җитлеккәнме-юкмы икәнен ачыклаган. Чәчәк орлыклары бер кат җиргә коелгач кына (янәсе, киләсе елда
да печән калын булсын) печәнгә төшкән халык. Җиңел аяклы, җиңел куллы, иң хөрмәтле, тәҗрибәле кеше, чалгысын селтәп, беренче покосны алып киткән.
Печән чабу, печән җыю тиз һәм бердәм эшләнгән. Көннәр кызу, коры чагында җыеп, өеп куярга тырышканнар. Печән өсте - җәйнең иң матур, иң кызган мәле.
Көннәрнең - иң озын, төннәрнең кыска чагы. Егет-кызларның, яшь киленнәрнең эштә сыналыр вакыты. Әй, андый чаклар әллә кайчан булган бит инде ул диярсез. Хәзер кул чалгысы тотып, печән чабучыларны да сирәк очратырга була. Тиздән, бәлки, чалгы, борынгы экспонатлар кебек, музейларда гына урын алыр?.. Тарих тәгәрмәчен туктатып булмый шул... Прогресс-алгарыш дигәнең үз эшен эшли, яңа техникалар барлыкка килә, шулай итеп, кул хезмәте
икенче планга күчә.
Бер ун-егерме еллар элек пай җирләре алып, аны кырып диярлек чабып, печәнен, бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып, тырмалап җыеп алган, шулай итеп, әрәмә-болыннарны, урманнарны чистарткан булсалар, бүген инде бу - сирәк күренеш. Печән каерылып уңа - чабучы юк... Чабар иде, мал-туары юк...
Чапкан очракта да, алдарак әйткәнемчә, техника белән. Шундый чакларда, их, бер киерелеп печән чабарга иде дип уйлап куясың... Хәер, авылларда бөтенләй печән чабу юк икән дип уйлый күрмәгез. Бар ул мал-туар асрап, авыл тормышы белән яшәүчеләр. Шундыйларның берсен - Татар Димскәе авылында үз эшен ачып җибәргән Ринат Галләмовны атарга була. Әлеге авылга баручылар хәтерли булыр, Райлан авылын үтеп, юлдан түбән төшеп, Татар
Димскәенә кергән җирдә сул якта печән басуы җәйрәп ята. Менә шушы Ринат Канәфия улы җирләре инде ул. Әллә язгы яңгырларның мул булуы галәмәте, әллә кыш көне чаңгы ярышлары уздыруының - "кар тоту"ның файдасы булган (хәтерләсәгез, җирле депутат Ринат Галләмов инициативасы белән, берен-
че мәртәбә авыл халкы арасында чаңгы ярышлары үткәрелгән иде. Авт.), печәне каерылып уңган быел. Әлбәттә, андый уңышны җыеп алу күп көч сорый. Шуңа күрә уттай кызу мондый көннәрдә Ринат Галләмов печән хәзерләү белән мәшгуль, көнне-төнгә ялгап эшлиләр алар. Без басуга килгәндә, Ринат үзенең тракторында пресс-җыйгыч белән печән җыя иде. Аның алдыннан Илнур Галләмов дигән ир-егет печәнне әйләндереп бара (үзенең тракторында ярдәмгә килгән икән, авылда бер-береңә ярдәм итү, коллективлык рухы әле азмы-күпме күләмдә саклануга ачык мисал инде бу. Авт.). Төшке ашларын да онытканнар егетләр! Туктаткач, беравыздан: "Көннәр шулай матур торганда, тизрәк җыеп аласы иде", - диләр. Ринатның җәмәгате Эльвира Варгас кызы пешереп алып килгән тәмле бәлештән дә тиз-тиз генә авыз иттеләр дә эшкә ашыктылар алар. Ринат: "Руслан, әй башка елларда айлар буе чиләнә идек печәндә! Менә быел район җитәкчелеге пресс-җыйгыч бүләк итте, бик зур рәхмәт инде аларга. Үзеңнеке булгач, бөтенләй башка шул инде, кешегә
ялынасы юк! Быел тиз арада җыеп алабыз печәнне, Аллаһы боерса", - дип, шатлыгы белән дә уртаклашырга өлгерде ул, аннан "тимер ат"ына утырып, печән җыярга китте.
Бер килгән-килгән инде дип, Ринат Галләмовның фермасын да барып күрдек. Бүгенге көндә терлек башы 50гә якынлашкан аларның. Җәй көне җәйләүгә чыгаралар икән. Әле күптән түгел генә савым сыерлары санын арттырганнар. Савымчы Фәндилә Нәбиуллина исә аларга берсеннән-берсе матур, үзебезчә: "Карлыгач", "Йолдыз" һәм башка шундый исемнәр кушкан.
"Эш белән тәэмин иткәннәре өчен Ринат белән Эльвирага зур рәхмәт инде. Хезмәт хакларын вакытында түләп баралар, кирәк булганда, ярдәмгә килергә
әзер торалар", - ди Фәндилә елмаеп. Көтүгә чыгармыйча, фермада калган яшь бозаулар, симертүгә дигән үгезләр Фәндәс Вәлиев белән Нәфис Галләмов каравында булып чыкты. Ә Рәшит Миңнеголов һәм Илшат Собханов көтүдә иделәр. Менә шулай, бер караганда, кечкенә генә шәхси хуҗалыкта биш кеше эш белән тәэмин ителгән, әле хуҗалык үскән, маллары үрчегән саен хезмәткәрләр саны да артмас дип кем әйтә ала?
Кызу печән өсте бүген авылда. Чалгылары үткен, алдан хәзерләнгәннәр кышка җитәрлек азык әзерләрләр, шәт. Татар Димскәендә "Галләмов" хуҗалыгында
шулай булырына бер шик тә юк.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.