Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Авыл клублары – балалар өчен

Авыллардагы мәдәният йортлары халыкның гомумкультурасын үстерүдә киңкырлы эшләүче мәдәният учагы булып тора. Бүгенге көндә авыл кешеләре яратып өлгергән күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. Болар - спектакль һәм концертлар, фестиваль һәм акцияләр, марафон һәм ярминкәләр, бәйрәм һәм юбилей кичәләре, иҗат кичләре, төрле төркем кешеләр өчен ял итүләр, кич утырулар, әдәби-музыкаль һәм...

Любовь ТОМАРОВА,
район мәдәният йорты методисты.
Ф. Ногманова фотосы.
Бөгелмә муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә 282 үзешчән клуб оешмасы эшчәнлек алып бара, шуларның 125е 14 яшькә кадәрге балалар белән эшли. Барлык үткәрелгән чараларның да өчтән бер өлеше - балалар һәм яшүсмерләр өчен.
Менә шул рәвешле уздырыла торган барлык чараларга да карамастан, гаиләдә һәм мәктәпләрдә җитәрлек күләмдә игътибар булмау, кайвакытларда ата-аналарның балаларга карата битарафлыгы, яисә рәхимсезлеге нәтиҗәсендә бала урамга эләгә. Өлкәннәр контроленнән читтә калган яшүсмер, менә шулай итеп, үзбелдеге белән барлык буш вакытын урамда үткәрә башлый. Нәтиҗәдә җинаятьчелек һәм урлашулар арта, наркомафия дә андый балаларны бик тиз үз "кармагына" эләктерә.
31 октябрь көнне район мәдәният йортында (җитәкчесе - Фидания Ногманова) узган эшлекле семинарда катнашучылар шушы катлаулы хәлдән чыгу юлларын бергәләп эзләделәр. "Балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү юнәлешләре һәм формалары" дип исемләнгән семинарга төрле өлкә белгечләре - Бөгелмә муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларны яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Татьяна Богоманова һәм Бөгелмә МРО ФС наркоконтроленең өлкән оперуполномоченные Алия Ситдыйкова чакырылган иде. Алар мәдәният йортлары, клублары хезмәткәрләре алдында үз эшчәнлекләре, балалар һәм яшүсмерләр, аларның әти-әниләре белән эшләү үзенчәлекләре һәм формалары турында сөйләделәр, статистик мәгълүматлар китерделәр.
Аннары сәнгать җитәкчеләре Альбина Савина (район мәдәният йорты), Светлана Вәлиуллина (Вязовка авыл мәдәният йорты) һәм Галия Үзбәкова (Березовка күпфункцияле үзәге) үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Район мәдәният йорты рәссамы Гөлшат Абдуллина "Үз кулларың белән матурлык иҗат ит" дигән темага мастер-класс күрсәтте.
Узган семинарга йомгак ясап, шуны әйтергә була: мондый чаралар балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә зур ярдәмлек булып торалар. Авыл мәдәният йортларында алар белән эшләүнең яңа нәтиҗәле формалары барлыкка килә.
Рәсемдә: район мәдәни-ят йорты хезмәткәрләре балалар белән эшләүдә яңадан-яңа формалар уйлап табып иҗат итәләр. Бию коллективы - Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чарасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса