Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Авыл хезмәтчәннәренә дан җырлар чак

"Подгорный" кырларында - техника гөрелтесе, берьюлы 8 комбайн эшли. Арпа уралар. "Единая Россия" партиясе вәкилләре белән без журналистлар килеп җиткәч, алар да безнең янга тузан туздырып: "Бары биш минутка гына", - дип килеп туктады. Әлеге хуҗалыкта районның иң яхшы комбайнчылары һәм шоферлары эшли икән. Әтиле-уллы Андрей белән Константин Тугаевлар -...

"Подгорный" кырларында - техника гөрелтесе, берьюлы 8 комбайн эшли. Арпа уралар. "Единая Россия" партиясе вәкилләре белән без журналистлар килеп җиткәч, алар да безнең янга тузан туздырып: "Бары биш минутка гына", - дип килеп туктады.
Әлеге хуҗалыкта районның иң яхшы комбайнчылары һәм шоферлары эшли икән. Әтиле-уллы Андрей белән Константин Тугаевлар - уңган игенчеләр. Алар дистә елдан артык "Подгорный" хуҗалыгы басуларында иген ура. Константин бу эшкә 16 яшендә керешкән. "Башта кызык иде әти белән комбайнда йөрергә, мәктәпне бетергәнче гел бергә эшләдек. Хәзер инде минем үз комбайным бар. Яңгыр яумаганда һәр сәгатьнең кадерен белеп, быелгы уңыш өчен көрәшәбез. Көненә 15 бункер ашлык җыела. Эшләргә дә эшләргә!" - ди ул. Андрей Тугаев бүгенге көндә 480 тонна бодай суктырса, улы Константин 316 тоннаны җыйган. Ә Альберт Тәтиев уңыш суктыра башлаганнан бирле кырдан ындыр табагына үз "КамАЗ"ында 584 тонна бодай ташыган.
Уңганнар "Единая Россия" партиясе вымпеллары белән бүләкләнде. Аларны кыр батырларына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов тапшырды һәм игенчеләргә армый эшләүләрен, зур уңышлар теләде.
"Уңышка килгәндә, ул быел аз. Шулай да, без булганына канәгать. Аны бит әле югалтуларсыз җыеп алырга кирәк, алган кредитларны да түлисе бар", - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Тәүфыйк Сәлахов. Быел хуҗалыкның 9 755 гектар чәчүлек җиренә солы, арпа, бодай чәчкәннәр. Көннәр яхшы торса, уңыш җыюны август ахырына тәмамларга ниятлиләр. Бер сүз белән, районда кылны кырыкка ярыр вакыт.
Бүгенге көндә Бөгелмә районында 31 293 тонна ашлык җыелган. Уңышның күләме гектарыннан уртача 15,5 центнер чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса