Һава торышы бөгелмәлеләрне дә сыный (+Фотолар)
Татарстанда һава торышы сөендерми: яңгыр ява, җылы көннәр дә юк. "Җәе шундыйдыр инде", - ди халык. Бүген булган җил-давыл Бөгелмәне дә урап узмады. Шәһәр урамнарында сынган агачлар аунады, буранлап яңгыр яуды, су гөрләвекләре ташу булып акты. Шул рәвешле һава торышы торак-коммуналь хуҗалыкларның мондый сынауларга әзер булуын сынады. Шәһәр мэры Линар...
Татарстанда һава торышы сөендерми: яңгыр ява, җылы көннәр дә юк. "Җәе шундыйдыр инде", - ди халык. Бүген булган җил-давыл Бөгелмәне дә урап узмады. Шәһәр урамнарында сынган агачлар аунады, буранлап яңгыр яуды, су гөрләвекләре ташу булып акты.
Шул рәвешле һава торышы торак-коммуналь хуҗалыкларның мондый сынауларга әзер булуын сынады.
Шәһәр мэры Линар Закиров барысын да үз күзләре белән күреп, вәзгыятькә тиешле бәя бирү өчен бүген авария булган җирләргә шәхсән чыкты.
Шәһәрнең биш урынында, җил-давылга чыдый алмыйча, агачлар сынып-төшеп машиналарга, светофорларга зыян китерде.
Моннан тыш, шәһәрнең күпфатирлы йортлары подвалында су җыела башлаган. Бүгенге көндә моннан шактый гына бөгелмәлеләр зарлана.
Сәбәбе яңгырда гына түгел, ә җир асты суларына да (грунттан чыккан су) бәйле икән. Алар да, яңгырлар күп булу аркасында, күтәрелә башлаган. Шәһәр башлыгы Радищев урамындагы йорт подвалларына күз салды.
Биредә берничә торакның подвалындагы су беренче катка кадәр күтәрелеп беткән, шуңа күрә торак-коммуналь хуҗалыгы һәм идарәче компания биредә суны суыртып ала. Тик бу эшне бар җирдә дә кулланырга ярамый, белгечләр әйтүе буенча суны суыртып алу грунт суларының тагын да күтәрелүенә китерә икән. Шунлыктан "Торак-комунналь хуҗалыгы департаменты" тәүлек буена эштә булачак. Алар барысын да контрольдә тота.
- Мондый һава торышы бер көнлек кенә түгел. Шуңа күрә бөтен коммуналь-хуҗалыклар 24 сәгатьле эш режимында эшли. Ут сүнсә дә, су бирү тукталса да, агачлар авып, юлларны капласа да, алар тиз арада авария булган җирдә булырга тиеш, - ди Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров.
Һава торышы быел чын "рекорд" куярга чамалый бугай. Бу көннәрдә һава торышының салкынаюы да, җилнең көчәюе дә көтелә. Сак булыгыз! Машиналарыгызны агачлар астында калдырмагыз!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа