Татарстанның күпчелек районнары гайре табигый вәзгыятьнең 4 һәм 5 нче класслы гадәттән тыш куркыныч критерийларына җиткән. 27 июнь көнне үткән видеокиңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.
Бу фактны гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгы буенча комиссия дә дәлилләде. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы статистикасына караганда, Татарстанның 18 районында корылык башланган. Андый районнарга Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Спас, Әлки, Аксубай, Нурлат, Чирмешән, Бөгелмә, Әлмәт һ.б. керә. Моңа бу айда булган аномаль эсселек - температураның 37 градуска кадәр җитүе сәбәпче. "Һава торышының шушы рәвешле саклануы авыл хуҗалыкларына зыян салачак, бигрәк тә игеннәргә, чөнки алар бүген чәчәк ату фазасында", - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Бүгенге көндә хуҗалыклар күпьеллык үлән чабу белән шөгыльләнә. Ул Татарстанда 415 мең гектар мәйданнан җыеп алынган инде. Бу фаразланган күрсәткечләрнең 89 процентын тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы күрсәткечләренә караганда, 349 мең тонна печән һәм
1 миллион тонна сенаж әзерләнгән.
Бөгелмәдә печәнне беренче катка чабып бетереп баралар. Шушы көннәрдә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров алдынгылар рәтендә булган "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык басуларына чыкты. Биредә кышка мал азыгы әзерләү эшләре актив рәвештә бара. Басуда бүген бертуктаусыз
12 берәмлек техника эшли. Күпьеллык үлән массасы әйбәт. Хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев әйткәнчә, авыл хуҗалыгы предприятиесе кышка мул запас белән керергә планлаштыра. Хәзерге вакытка инде 1 100 тонна печән, 2 200 тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Ә хуҗалыкта барлыгы мең ярымнан артык баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Линар Закиров эшнең оешкан төстә баруын искәртте һәм, корылык чоры булуына карамастан, районның барлык
агропредприятиеләре дә уңышлы эшләр дигән ышанычын белдерде.
Бөгелмә районы алдында барлыгы 5 100 тонна печән (шәхси хуҗалыклар өчен), 16 580 тонна сенаж, 17 150 тонна силос әзерләү бурычы тора. Бу бер баш шартлы терлеккә 29,9 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Күпьеллык үләннәр гомуми мәйданының 70 проценттан артыграгы чабылган.
5 мең тоннага якын печән, 4 700 тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Хуҗалыкларның шартлы бер баш терлегенә тупас һәм сусыл азыклардан 7,5 центнер азык берәмлеге туры килә. Бу республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Альбина Акимова фотосы.