Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Һава шартлары уңай торганда

Бөгелмә районында урып-җыю эшләренең темплары көннән-көн арта бара.

Узган атналарда торган аяз көннәр, уңышның мул булы һәм игенчеләрнең кәефе яхшы булу моңа ярдәм итә.

– Беренче булып басуга Муса Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары һәм “Татарстанның Төньяк Нива” комбайнчылары чыкты, аннары башка игенчеләр дә эшкә кереште, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илдар Исмәгыйлев. – Контроль суктырулар быел уңышның начар түгел икәнен күрсәтте. Гектарыннан 30 центнердан артык җыябыз, ә “Төньяк Нива”ның аерым кырларында аннан да күбрәк –  48 центнер чамасы чыга. Әлегә күрсәткечне борчак бераз төшерә, әмма сезон ахырына ул яхшырачак. Игенне урып-җыюда 95 ашлык җыю комбайны, барысы да механизаторлар белән тулысынча комплектланган.

Яңа уңыш ашлыгын ташу белән проблемалар шулай ук юк. Берничә дистә зур йөк машинасы бертуктаусыз ындырга, складларга һәм ашлык саклагычларга икмәк ташыйлар. Игенчеләргә барлыгы 37 мең гектар чәчүлек мәйданда урып-җыю эшләрен башкарырга кирәк, шуларның 32 мең гектарын – бөртекле культуралар, калганнарын техник культуралар тәшкил итә. Әгәр һава торышы начар булмаса, алга таба игенчеләр урып-җыю кампаниясен 10 сентябрьгә тәмамларга уйлыйлар.

Безнең районда барлык сөрүлек  мәйданнарның күпчелек өлеше “Төньяк Нива Татарстан җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кулында тупланган. Бу авыл хуҗалыгы формированиеләре терлекчелек буенча махсуслаша һәм аның эшчәнлеге сөт җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә алар өчен бөртекле культураларны урып-җыю гына түгел, ә җәмәгать терлеге өчен азык әзерләү һәм савым сыерларының баш санын арттыру да төп бурыч булып тора. Бүген көтүдә 792 башмак тана бар, шуларның 330ы беренче тапкыр бозаулаган инде. Яшь сыерлар тәүлеккә уртача 24 литр сөт – кыйммәтле продукт бирәләр.

Сентябрь-октябрь айларында бер мең башмак тана булыр дип көтелә, ә ел ахырына тагын мең ярым баш тана кайтарылачак. Бүген монда сыер саву залын төзекләндерү буенча актив эшлиләр, анда “Карусель” сөт җитештерүк комплексы урнаштырылачак. Бу яхшы җитештерү нәтиҗәләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Бөртекле культураларны суктыра башлаганчы, басудан хуш исле печән чабып алырга өлгердек,дип сөйли Северная Нива Татарстан” җәмгыятенең Подгорный бүлекчәсе агрономы Сергей Бадулин. Ә хәзер яңа уңыш өчен көрәш бара. Моңа кадәр һава торышы җитештерү темпларын арттырырга мөмкинлек бирде, комбайнчылар мул икмәккә сөенеп эшлиләр, бер минутны да әрәм итмиләр. Урып-җыюны уңышлы тәмамлау өчен барлык шартлар да бар заманча техника, ягулык-майлау материаллары, формалашкан экипажлар. Ватыла калган очракта ярдәмгә летучка” – ремонтчылар белән машина килә. Алар җитешсезлекләрне тиз бетерәләр һәм яңадан алга. Шулай булгач, механизаторлар өзлексез эшлиләр. Комбайннар штурвалы артында тәҗрибәле игенчеләр: Максим Шанцев, Фәрит Ямалетдинов, Константин Тугаев, Александр Николашин, Ринат Мөхәммәтҗанов, Альберт Ишдәүләтовлар. Язын алар чәчүдә булдылар, ашламалар керттеләр, туфрак эшкәрттеләр, үсемлекләрне корткычлардан сакладылар, ә хәзер менә үстерелгән уңышны җыялар.

Узган еллардагы кебек үк, яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләр матди яктан бәяләнәчәк. Моннан тыш, Татарстанның алдынгы игенчеләре рәтенә кергән механизаторлар акчалата премия дә алачак. Иң яхшы комбайнчылар 100 мең сумлык Татарстан Президенты гранты өчен тырыша ала.   Конкурсның приз фонды 200 премиягә исәпләнгән.

Сергей БРЮХАЧЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса