Үзәк мәйданда элек демонстрацияләр уза торган иде, хәзер анда ярминкәләр гөрли. Чираттагысы үткән атнаның шимбә көнендә - 10 октябрьдә булды. Ул көнне терекөмеш баганасында минус күрсәтсә дә, буранлап кар яуса да, бөгелмәләр, азык-төлек алырга дип, мәйданга иртә таңнан ук килеп җиткән иде.
20дән артык авыл хуҗалыгы 60 сату ноктасында шәһәр халкын үзенең уңышы белән куандырды. Биредә кишер, бәрәңге, кәбестәне капчыклап саттылар. Аларга сорау да зур. Сатып алучылар да вакланып тормый. Мәсәлән, Татьяна Григорьева кәбестәне 20 килодан артык алды. "Бу кадәр кәбестәне кая куясыз, сакларга дип аласызмы?" - дип сорау бирәм. "Кәбестә - иң яраткан ризыгыбыз. Кыш көне аңардан төрле ризыклар пешерәм: голубцы, щи ашы, пироглар. Бүгенгесен тозларга дип алабыз, винегретка кушарга менә дигән ингредиент ул, тәгәрәткән бәрәңге белән дә тәмле. Бер сүз белән, яратабыз без кәбестәне. Ә ярминкәдә сайлап алырлык мөмкинлек бар. Кәбестәнең төрле сорты, җаның ниндиен тели..." - ди Татьяна Григорьева шатланып.
Бәһиҗә Исрафилова, кышка запас ясарга дип, бәрәң-ге алырга килгән: "Былтыр кыш чыгарлык бәрәңгене ярминкәдән алган идек. Чистайдан алып килгәнен эзләп йөрим. Хаклары әллә ни кыйммәт түгел, былтыр бәрәңгенең килосы 12 сум булса, быел 13 сумнан саталар", - ди ул.
Ит сатучылар янында су буе кадәр чират. Хәзер шәһәр халкы кышка итне күпләп сатып ала. Ярминкәгә һәр шәхси хуҗалык иткә дип үстергән малын суеп алып килгән. Биредә тавык, күркә, сыер, ат, сарык түшкәләре бар. Бу юлы иң күп сатылган продукция дә - ит, 7 мең килограммнан артык.
Бөгелмәгә азык-төлек алып килүчеләр җирле хакимиятнең ярминкә оештыруына рәхмәт укый. Үтенечләре дә бар икән. "Ярминкәне атна саен үткәрергә кирәк, үстергән азык-төлекне, бигрәк тә яшелчәләрне тизрәк сатып бетерсәк, яхшы булыр иде, дип безгә - авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәләр авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, - дип сөйли авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов. - Әлеге сорауны игътибарга алдык. Без район хуҗалыкларына ярдәм итәргә тиеш". Бу көнне авыл хезмәтчәннәре 2 миллион сумнан артык табыш алды.
Ярминкә бәяләре /килограммнарда/
Сыер, ат ите - 260 сум;
сарык ите - 300 сум;
тавык ите - 110-150 сум;
бәрәңге - 13 сум;
кишер - 20 сум;
алма - 60 сум;
кәбестә - 15 сум;
суган - 17 сум;
3 литрлы банка бал - 1 200 сум.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.