Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Ата-аналар кайтавазы.

24 ноябрь көнне Кодаш мәктәбендә бик күркәм бәйрәм булды.Аның исеме дә ,җисеменә туры килә ."Яратабыз. Сагынабыз"дип каршы алдыукыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халисә Кәбир кызы.Чыннан да, безне ярату хисе биләп алды.Чөнки газиз балаларыбыз чын йөрәк түреннән чыккан изге . матур теләкләрен әйттеләр.Без аны видеороликтан карадык. Соңыннан әниләр турында җыр бүләк...

24 ноябрь көнне Кодаш мәктәбендә бик күркәм бәйрәм булды.Аның исеме дә ,җисеменә туры килә ."Яратабыз. Сагынабыз"дип каршы алдыукыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Халисә Кәбир кызы.Чыннан да, безне ярату хисе биләп алды.Чөнки газиз балаларыбыз чын йөрәк түреннән чыккан изге . матур теләкләрен әйттеләр.Без аны видеороликтан карадык. Соңыннан әниләр турында җыр бүләк иттеләр безнең каршыда.Җырлары май булып үтеп керде йөрәккә.Бөгелмәдән бик зур ихътирамга лаеклы кунаклар килгән иде. Алар үзләренең теләкләрен ,котлауларын, җырларын җиткерделәр.. Бөгелмә шәһәренең "Ак калфак" хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлнур Рәис кызы Хисамова һәм РОО "Под крылом семьи" җитәкчесе Елизарова Елена Николаевна улы Радик белән.Радик сәламәтлеге чикле булуга карамастан, матур чыгышы белән барыбызны да шаккаттырды .

Икенче өлеш "Сагынабызга "күчкәндә, безнең күзләрдән яшьләр тамдылар. Чөнки яраткан җырчыларыбызны :Әлфия Авзалованы һәм Хәния Фәрхине сагынып искә алдык.Аларның иҗат тормышлары белән таныштык.Аннан соң укучылар аларның иң популяр җырларын башкардылар һәм биеделәр.Үзебезнең сандугачларыбыз Мөсәллимова Илвbра да Һ.Фәрхинең җырын бүләк итте.Соңыннан барыбыз бергә караокега Һ.Фәрхинең "Әлдермешкә кайтам әле"җырын башкардык.Х.Кәбировна һәрберебезне җырлатып алды.Үзләре китә ә моңнары кала гомергә һәм безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Директорыбыз Наил Әмир улы да әниләргә үзенең теләкләрен җиткерде.Бу кичә безнең өчен көтелмәгән зур концерт булды.Кодашның иң күркәм моңлы тавышлы егетебез Марат Марсел улының матур котлавы һәм җыры белән тәмамланды .Концертны оештырган ,әзерләгән һәм алып барган Халисә Кәбир кызына, укытучыларга һәм оста укучыларыбызга ихлас күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм.Сез безгә йөрәк түренә үтеп керерлек бәйрәм бүләк иттегез.Данлыклы кешеләрне искә алып безгә көч ,дәрт өстәдегез.Куңелләребез тулып ,уйланып өйләребезгә таралдык. Мондый кичәләр күбрәк булсын иде .Ул безгә тәрбия сәгате дә булды.

Барлык ата-аналар исеменнән Зиганшина Венера Сафуановна

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса