Ашлык килә – җыр яңгырый
Кичә Бөгелмә элеваторында район басуларыннан суктырып алынган 80 тонна ашлыкны төягән беренче 8 олауны кабул иттеләр. Бу - "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе", "Рассвет", "Акбаш Агро", "Нур", "Подгорный", "Зеленая Роща", "М.Җәлил исемендәге" хуҗалык игенчеләренең тырышлык җимеше.
Элеватор коллективы, үзешчән артистлар кыр хезмәтчәннәрен традицион төстә ипи-тоз белән каршы алдылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов "кызыл олау"ны сәламләп, быелгы урак август башында гына башланыр дип көтелсә дә, һава шартларының аны тизрәк өлгертүен искәртеп үтте.
Бүген район басуларында 46 мең гектардан артык мәйданда иген өлгереп килә. 63 комбайн басуда эшли инде. Ашлык ташыр өчен машиналар да җитәрлек. Шәһәрдән 37 берәмлек техника җәлеп ителде. Эшне нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп оештыру максатында, координацион штаб, сыйфат контроле төркеме һәм транспортны көйләү үзәге эшли.
И.Касыймов тырыш хезмәтләре өчен игенчеләргә рәхмәт белдерде, хәзер иң мөһиме аларны югалтуларсыз җыеп алу кирәклеген әйтте.
Рәсемнәрдә: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов "кызыл олау" кабул итә. Җаваплылыгы чикләнгән "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе"нең алдынгы шоферы М.Чариев беренче ашлыкны элеваторга озату хокукына лаек булды.
С.БРЮХАЧЕВ фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа