Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Армиягә бару – чын егетнең бурычы

1 апрельдән Россия Федерациясендә язгы чакырылыш башланды. Быел хәрби хезмәткә 142 мең россияле чакыру алачак, шуларның 4 меңе - Татарстаннан. 3 апрель көнне Бөгелмәдә чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Быел яз безнең районнан 100 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Язгы чакырылыш шактый гына үзгәрешләр дә алып килде. Беренчедән, агымдагы...

1 апрельдән Россия Федерациясендә язгы чакырылыш башланды. Быел хәрби хезмәткә 142 мең россияле чакыру алачак, шуларның 4 меңе - Татарстаннан.
3 апрель көнне Бөгелмәдә чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Быел яз безнең районнан 100 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш.
Язгы чакырылыш шактый гына үзгәрешләр дә алып килде. Беренчедән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан "Гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәте турында"гы Федераль Законга кергән үзгәрешләр нигезендә, сәбәпсез хәрби хезмәттә булмаганнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәткә урнашу авырлаша. Икенчедән, 2014 елның язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә хәрби билет урынына белешмә генә биреләчәк.
- Хәрби хезмәткә алынучыларның 44 проценты - коры җир гаскәренә, 25 проценты - милли гвардиягә, 15 проценты - Лесной шәһәрендәге шефлык частена, 9 проценты - һава-десант һәм калганнар башка төр гаскәрләргә алыначак. Дәүләт максатлы программасы нигезендә, 23 егет шоферлыкка укыды. Аларның 19ы - "С" категориясе алган шоферлар, 3се - БТР йөртүче, 1се - автобус шоферы. Бу егетләр хезмәткә үз һөнәрләре буенча алына. Моннан тыш, армиягә китәр алдыннан егетләргә телефон өчен sim-карта бирелә. Аларга республика бюджетыннан 100 сум акча салыначак, - ди Бөгелмәнең хәрби комиссариат җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов.
Аннары ул чакырылыш комиссиясенә килүче егетләрне сәламләде, үз теләкләрен җиткерде:
- Елга ике тапкыр без туган яклардан егетләрне армия сафларына озатабыз. Армия күңел ачу урыны түгел. Ул - чын тормыш мәктәбе. Сез анда тәҗрибә туплыйсыз, тәртипкә өйрәнәсез, яңа дуслар табасыз, дөнья күрәсез. Армиядә булганнар гына тормышка икенче күзлектән карыйлар. Анда булу һәр ир-егетнең бурычы дип саныйм. Армиядә җиңелдер дип уйлаучылар нык ялгыша. Авырлык бигрәк тә беренче көннәрдә сизелә. Сезгә анда кадерле әти-әниләрегезне командир алыштырачак. Кырыс тәртип, хәрби устав буенча яшәячәксез. Армия сездән чын кеше ясаячак, - диде ул.
Чакырылыш комиссиясе әгъзалары һәр егетне шәхсән кабул итте. Бөгелмә педагогия көллиятендә белем алган автомеханик Илнур Аксенов милли гвардия сафына басачак.
- Мин армия турында инде күптән хыялланам. Чын ир-егетләр юлына басу - зур сынау ул. Шуңа да укуны тәмамлау белән үзем хәрби комиссариатка килдем. Биредә безнең физик, психологик яктан ни дәрәҗәдә сәламәт булуыбызны да тикшерәчәкләр. Сәламәт булу хәзер модада. Ә армия - батырлык мәктәбе, аны һәркем узарга тиеш, - ди ул.
Хәрби хезмәт срогы элеккечә - 1 ел. Районнан беренче төркем 17 апрельдә китәчәк.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса