Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Фәрит Нәбиуллинның “Алмакай” атлар утарында ат чабышлары бәйгесе үтте

Лениногорск районы Югары Каран авылы янындагы "Алмакай" атлар утарында ат чабышлары үтте. Башка еллардагыдан ул күләмлерәк булуы һәм чараларның төрлелеге белән аерылып торды. Чабышка, безнең атлардан тыш, Зәй һәм Биектау районнарыннан, Самара өлкәсеннән килгәннәр иде. Кунаклар да бик күп иде: республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча...

Лениногорск районы Югары Каран авылы янындагы "Алмакай" атлар утарында ат чабышлары үтте.


Башка еллардагыдан ул күләмлерәк булуы һәм чараларның төрлелеге белән аерылып торды. Чабышка, безнең атлардан тыш, Зәй һәм Биектау районнарыннан, Самара өлкәсеннән килгәннәр иде.

Кунаклар да бик күп иде: республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республиканың "Ак калфак" оешмасы вәкилләре катнашты. Барлык кунакларны, катнашучыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде. Ә Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев ат чабышында үзе дә катнашып, 3 чакрым 800 метр арада өченче урын алды.
Ат чабышын карарга килүчеләр өчен киез келәм туку, чыбыркы үрү буенча мастер-класслар күрсәтелде. Халык уеннары, үзешчән артистлар чыгышы оештырылган иде.

.zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса