Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Александр Красных – йөзү буенча дөнья чемпионы!

Татарстан спортчысы, бөгелмәле Александр үзенең өченче медален эстафета җыелмасы состафында, 4х200 метр дистанциядә йөзүдә, Канаданың Виндзор шәһәрендә узган ярышларда яулады. Ир-егетләр эстафетасы финалында 4х200 метрда ирекле стильдә йөзүдә Россия җыелма командасы дөнья чемпионы булды. Өченче этаптан соң, Россия дүртенче урында иде, ә инде йомгаклау этабында йөзүче Александр Красных, команданы алга...

Татарстан спортчысы, бөгелмәле Александр үзенең өченче медален эстафета җыелмасы состафында, 4х200 метр дистанциядә йөзүдә, Канаданың Виндзор шәһәрендә узган ярышларда яулады.

Ир-егетләр эстафетасы финалында 4х200 метрда ирекле стильдә йөзүдә Россия җыелма командасы дөнья чемпионы булды. Өченче этаптан соң, Россия дүртенче урында иде, ә инде йомгаклау этабында йөзүче Александр Красных, команданы алга чыгарып, беренче урынны алды.

Красных үзенең этабын финалда йөзүче җыелма команда составында чыгыш ясаучылар арасында иң яхшы нәтиҗә белән йөзеп үтте. Моңардан тыш, җыелма команда составында Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Артём Лобузовлар чыгыш ясады.

Бүгенге көндә бөгелмә спортчысының копилкасында чемпионатның барлык төр медальләре: эстафетада - алтын, 400 метрда - көмеш һәм 200 метрда - бронза бар. Тумышы белән Бөгелмәдән булган йөзүче Татарстанның спорт тарихында беренче тапкыр йөзү буенча дөнья чемпионы булды. Аның тренеры - Сергей Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса