“Алекарт”та эш кайный
Бөгелмә муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин булып китте. Бөгелмәдә сыек май эшләп чыгара торган яңа "Алекарт" заводы эшчәнлеге белән танышу аның төп максаты булды. Җаваплылыгы чикләнгән "Алекарт" җәмгыятендә Ф. Мөхәммәтшин Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать...
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.
Яңа предприятие элекке Бөгелмә фарфор заводы территориясендә урнашкан. Әлеге урын юкка гына сайланмаган, әлбәттә. Биредә җәмгыять эшчәнлеге өчен кирәкле булган барлык инфрастуктура чыганаклары да бар, ягъни автомобиль һәм тимер юллар челтәре, су, электр һ.б.лар белән тулысынча тәэмин ителгән. 2012 елда биредә әзерлек эшләре алып барылган: махсус мәйданнар төзекләндерелгән, кирәкле җиһазлар урнаштырылган, яңа
продукция җитештерү өчен хәстәрлек кү-релгән. Һәм менә әлеге эшчәнлекнең нәтиҗәләре дә бар, моннан бер ай элек завод беренче партия товарын чыгарган.
"Алекарт" җәмгыяте директоры А. Сафин ТР ДС Рәисе Ф. Мөхәммәтшинны предприятие белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, заводта тәүлегенә 125 тонна чимал эшкәртелеп, аннан 50 тоннага якын әзер продукт - сыек май җитештереләчәк.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов билгеләп үткәнчә, мондый продукция эшләп чыгара торган предприятие Татарстанның көньяк-көнчыгышында бердәнбер, шуңа күрә аның потенциалы да бик югары, ихтыяҗ да зур булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа