Алдан әзер булып тору хәерле
18 март көнне Россия халкы өчен бик җитди вакыйгаларның берсе узачак. Ил белән Президент сайлаячакбыз. Бу көнне гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору кирәк. Шул максаттан, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда шулай ук сайлау комиссиясе рәисләре дә чакыру алган иде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге...
18 март көнне Россия халкы өчен бик җитди вакыйгаларның берсе узачак. Ил белән Президент сайлаячакбыз. Бу көнне гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору кирәк. Шул максаттан, террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда шулай ук сайлау комиссиясе рәисләре дә чакыру алган иде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге тарафыннан оператив штабтан вакытлы эш төркеме булдырылган. Алар сайлаулар узачак участокларны инженер-техник ныгытылуга һәм террорчылыкка каршы әзерлеген тикшергәннәр.
Нәтиҗәсе шундый, бүгенге көндә сайлау участокларында металл рамкалар һәм саклаучылар булдыру иң зур проблема булып тора. Шуны искәртеп узарга кирәк, участокларны металл детекторлар һәм техника белән тәэмин итү закон буенча дәүләтнең башкарма, җирле үзидарә органнарына һәм бина хуҗалары өстенә ята.
Сайлау көненә әзерлек барышы чорында профилактик чараларга зур игътибар бирелә. Террор актларын, экстремистик акцияләр, җәмәгатьчелек тынычлыгын бозу чараларын булдырмый калу хокук сакчыларының иң зур бурычы булып тора.
Шушы максаттан, сайлау участоклары рәисләре өчен махсус өйрәнүләр уздырылды. Анда шулай ук хокук сакчылары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге вәкилләре, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр катнашты.
Алар урамда җыелып, башта террорчылык актлары була калса, нинди чаралар күрелергә тиеш булуы хакында инструктаж узды, аннары алган белемнәрен гамәлдә кулланып карады.
Сайлау узасы участок махсус әзерлек үтә. Кирәк булмаган бүлмәләр ябыштырып куела, коридорлар җиһазлар белән йөрмәслек итеп ябыла. Иң мөһиме, һәр участокта телефон номерын ачыклаучы телефон булырга тиеш.
Тикшерүләр моның белән генә тукталмый. Хокук сакчылары һәркөн бу өлкәдә эшләр башкарачак.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа