Ал син минем гөлләремне!
Татар Димскэе авылында туып-үскән моңлы егет Илнур Иркәгалиев кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Авылдашым, урамдашым буларак, мин аны яхшы беләм. Үзе минем янга: - Урамда очратсам, танымас идем әле,- дип килеп керде. Күрештек, сөйләшеп алдык. Илнурның планнары зурдан икән. Татар мәдәният үзәгендә концерт куярга йөрүен әйтеп узды ул. - Мин кечкенәдән үк...
Татар Димскэе авылында туып-үскән моңлы егет Илнур Иркәгалиев кечкенәдән сәнгатькә гашыйк. Авылдашым, урамдашым буларак, мин аны яхшы беләм. Үзе минем янга:
- Урамда очратсам, танымас идем әле,- дип килеп керде. Күрештек, сөйләшеп алдык. Илнурның планнары зурдан икән. Татар мәдәният үзәгендә концерт куярга йөрүен әйтеп узды ул.
- Мин кечкенәдән үк үзешчән сәнгатьтә катнашырга яраттым. Эштә дә, урамда да җырлап йөрим. Ике ел элек кызым Илүзә "Нәүрүзбикә" бәйгесендә катнашкан иде. Шунда беренче тапкыр Татар мәдәният үзәгендә кызым белән җыр башкардык. Салават Фәтхетдинов репертуары минем күңелемә хуш килә, аның җырларын яратып җырлыйм, - ди Илнур. Шул көннән әлеге гаиләнең Татар мәдәният үзәге белән элемтәсе өзелмәгән. Илнур "Җиңгәчи" халык ансамблеңдә кызы Илүзә белән солистлар булып торалар икән. Яңа ел башыннан ул, җиң сызганып, халык театрының яңа спектаклендә баш рольне уйнарга да алынган. Ә кече кызы Гөлназ бик рәхәтләнеп "Ассорти" коллективында биеп йөри. 6 март көнне кичке сәгать алтыда Илнур шәһәр һәм авыл халкын концертына чакыра. Концерт программасын аның сәхнәдәш дуслары - Флюра Шәрипова белән Эдуард Гафиятуллин бизәячәк.
Илнур Иркәгалиевнең "Ал син минем гөлләремне!" дигән иҗат концертына рәхим итегез!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа