Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Акциянең гүзәл мизгелләре

21 август көнне Укучылар сараенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында "Единая Россия" партиясе җирле бүлегенең сәяси советы сәркатибе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәре мэры Илдус Касыймов шәхсән үзе 13 күп балалы гаиләгә мәктәп кирәк-яраклары алу өчен 3 мең сумлык сертификат һәм "Единая Россия" партиясеннән футболкалар тапшырды.

Ләйсән Вилданова.
Автор фотосы.


Бу гаиләләрдә 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнә. Район башлыгы гаиләләрдәге барлык укучыларга да киләчәктә акыллы, тәрбияле, җәмгыять өчен кирәкле кешеләр булып үсеп җитүләрен һәм, билгеле инде, моның өчен тырышып укуларын теләде.

Алар арасында мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче 4 укучы бар - Конычевлар, Даниловлар, Нәбиуллиннар һәм Әюповлар гаиләсеннән. Әйе, чыннан да, әлеге гаиләләр зур хөрмәт уята. Мәсәлән, Конычевларның кечкенә җәмгыятьләрендә 9 бала тәрбияләнә. Әтиләре Александр Владимирович һәм әниләре Елена Михайловна балаларында җа-ваплылык, мөстәкыйльлек, игелеклелек, сизгерлек, игътибарлылык, кирәк чакта юл куя һәм бүлешә белү кебек сыйфатлар тәрбиялиләр. Быел аларның гаиләсендә тагын бер бәйрәм - Павлик беренче сыйныфка бара. Даниловлар гаиләсе исә 5 бала тәрбияли. Валерий Анатольевич һәм Елена Валерьевна балаларын кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерәләр. Олы уллары Сергей - нефть техникумында, кызлары Маша - 10 нчы, Виталик 5 нче сыйныфта укый, иң кечкенәләренә - яшь ярым, ә Аня быел 1 нче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Карабаш бистәсендә гомер кичерүче Нәбиуллиннар гаиләсендә шулай ук 5 бала тәрбияләнә. Гаилә башлыгы Фәрит Мәсабих улы "Трансгазсервис" җәмгыятендә эшли, әниләре - хуҗабикә, балаларын татар халкының гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләү белән мәшгуль. Гаилә сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә, умартачылык белән шөгыльләнә. Нәбиуллиннар гаиләсендә быел шулай ук үзенчәлекле бәйрәм - кызлары Камилә 1 нче сыйныфка бара.
Район буенча 2012-2013 уку елында беренче тапкыр парта артына 1150 бала утырачак. Аларның 112се - аз керемле, күп балалы, тулы
булмаган гаиләләрдән. Хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк исемлектә - тагын 156 бала. Болары 2-11 нче сыйныф укучылары. Нәкъ менә шул аз керемле гаиләләргә, инвалид балаларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, август аенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" чарасы старт ала да инде. Бу дәвердә предприятие, оешма, авыл җирлеге җитәкчеләре, аерым округ депутатлары, хезмәт коллективлары, шәхси эшмәкәрләр һәрберсе мәктәп балаларына хәлләреннән килгәнчә ярдәм кулы сузып, уку кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса