Ак юллар сезгә, егетләр!
Менә агымдагы уку елы да узып китте. Балалар җәйге ялларга таралды, бары тик чыгарылыш сыйныфларда белем алучылар өчен генә иң кызу чор иде. Инде дәүләт имтиханнарын да тапшырдылар, шулай итеп, алар тормышында тулы бер чор - мәктәп еллары артта калды. Әлеге уңайдан үткән атнада шәһәр һәм район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре...
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
2011-2012 уку елында Бөгелмә муниципаль районында 11 нче сыйныфны 517 егет һәм кыз тәмамлаган. Шуларның 29ы - лицей-интернаттан. Шунысы игътибарга лаек, ел әйләнәсенә әлеге уку йортында белем алучылар, андагы остазлар турында газетабызда бары тик уңай мәкаләләр генә басылып торды. Чыннан да, лицей-интернаттагы вәзгыять белән танышкач, моның башкача була да алмавына инанасың. Чөнки биредә белем алучылар өчен барлык шартлар да тудырылган, балаларга исә тырышып укырга гына кала. Өстәп шунысын да әйтергә кирәк, әлеге белем бирү уч-реждениесендә аерым бер мохит, уңай аура булдырылган. Ул мәктәп бусагасын атлап керүгә үк сизелә, җәлеп итә. Әлеге хәл, әлбәттә, укучы балаларның өлгерешенә, тәрбиясенә көчле йогынты ясый. Аның мисалы да күз алдында, быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының икесе - Радик Ризванов һәм Сергей Флейглер - алтын, Ленар Сафин һәм Фәнис Сөнгатуллин мәктәпне көмеш медальләргә тәмамлаганнар /медальләргә өстәп, БМР башлыгы, шәһәр мэры И.Касыймов махсус бүләк - алтын-көмеш сәгатьләр дә бүләк итте/. Төрле предмет олимпиадаларында җиңүчеләр, шәһәр, республика һәм ил данын яклап чыгыш ясаучылар да, спорт ярышларында, бәйгеләрдә катнашып, уңышка ирешүчеләр дә әлеге уку йортында белем алалар.
Чыгарылыш кичәсенең мәртәбәле кунагы, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов әлеге уңышның сере нидә икәнлеген дә ачып салды. Биредә белем алучы укучыларның, ким дигәндә, дүрт тел /татар, рус, инглиз, төрек/ белүләре белән бәйләде ул аны. Тормышта исә күп телләр белүнең бары тик файдага гына булуын җиткерде һәм ихластан бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Аның: "Ак юллар сезгә!" - дигән сүзләрен әти-әниләр дә, укучылар да алкышларга күмделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын Төркиядән килгән кунак, лицей-интернатка нигез салучыларның берсе булган Мостафа бәй Өнҗәлнең улы Мәхмәт бәй Өнҗәл дә котлады, әтисенең сәламнәрен ирештерде. Төрле милләт вәкилләренең үзара дус һәм татулыгына, бергә-бергә яшәүләренә соклануын белдерде ул һәм әтисенең шул хыялы тормышка ашуына чиксез куануын әйтте.
Тантананың иң дулкынландыргыч минутлары да җитте: чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатларны лицей-интернат директоры Латыйф бәй Чинар, уку-укыту эшләре буенча урынбасары Эльмира Батршина тапшырдылар. БМР мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда үзенең изге теләкләрен җиткерде. Нык дулкынланган әти-әниләр сәхнәдән укытучыларга рәхмәтләрен әйттеләр. Шатлыклы да, сагышлы да кичә шулай үтте. Мәктәпне тәмамлаучылар хәтерендә озак еллар буе якты истәлек булып сакланыр әле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа