Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Ак каенга сыенган күк

14 нче татар гимназиясе (бүген ул Һади Атласи исемен йөртә) бусагасына 20 ел элек тәүге кат аяк басты ул. Артыннан ук якты бүлмәләрне укучылары үрелеп ачты. Яңа гына Бөгелмә педагогия көллиятен тәмамлаган япь-яшь кыз бала. Һәм ул елны яңа гына ишекләрен ачкан япь-яшь татар мәктәбе... Шушы 20 ел эчендә гимназия...

Раилә ХАФИЗОВА.
Фото - сыйныф альбомыннан.

Бүген дә Гөлназ Фәнил кызы Сөнгатуллина һәр көнне балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан алтышар дәрес бирә. Аның тормышының һәр мизгеле шушы балаларның борчу-мәшәкатьләре белән мөлдерәмә тулган. Арыса да үзе - һәрчак сабыр, ни кыланса да бала-чага - һәрчак тугры. Ак каенга сыенган күк балалар аңа сыена. Ә ул: "Авыр чагыгыз булса, мәчеткә, чиркәүгә барыгыз, таянычны шуннан эзләгез", - дип, әхлак юлына этәрә, ислам динеме ул, христиан динеме - һәркайсына аерым бер ихтирам тәрбияли.

Гомумән, туган тел укытучысының кайсын гына алма, аларның мәгърифәткә омтылуы, аң-белемгә сусавы нәселдән килә. Бу - бер закончалык. Үз вакытында Ризаэтдин Фәхретдин, Һади Атласиларны биргән нәсел тамырлары, күрәсең, бүген дә, Аллаһы кодрәте белән әле монда, әле тегендә шытып чыгып, халкыбызга укытучылар бирүен дәвам итә. Безнең Гөлназ да танылган тарихчы Дефак Рәхмәти гүзәллеген җырлап-җырлап та туя алмаган Димскәй авылында туып-үсә. Әнисе ягыннан бабасы - указлы мулла. Заман таләбе белән колхоз рәисе, коммунист та була, әмма намазын калдырмый, мич артына качып булса да, укый. Әбисе кечкенә кызга гарәп хәрефләрен өйрәтә, абыйсы - өлкәнрәк, ул таблицалар ясап бирә. Табигый, ул хәзер үзе дә балаларның киләчәген әхлаклылык белән бәйли.

"Беренче укытучым Зәрия апа, сыйныф җитәкчем Регина апа, педагогия көллия-теннән Фирая Галимулловна - дөньяны тануым белән аларга рәхмәтле", - аннан табигать мул итеп биргән нәфис сүз осталыгы ташып тора. Укытучылар арасында үткән шигырь бәйгесендә быел икенче урынны яулады.
"Хатын-кызның кайгы-хәсрәтен чагылдырган шигырьләрне укып юанам, үзем дә шигырьләр язам", - дип елмая ул.

Тел дигән дәрьяга аны тагын да тирәнрәк итеп Казан дәүләт университеты алып керә, тормышның һәр көнендә белемен күтәрергә күнектерә. Былтыр, мәсәлән, кыска гына вакыт эчендә эксперимент рәвешендә үткәрелгән йомгаклау аттестациясе тәҗрибәсен системалаштырды, рус методикасы үрнәгендә аңа әзерлек күнекмәләре төзеде. Тиздән бу җитди хезмәт "Мәгариф" журналы битләрендә дөнья күрәчәк. Фәнни эзләнүгә ихтыяҗ балаларга да күчә, билгеле. Аның укучылары Россия прокуратурасы оешуга 290 ел тулуга багышланган республикакүләм иншалар конкурсында икенче урынны алды, укучы яшьләрнең "Татар лингвокультурасы" конференциясе һәм Казан федераль университеты бастырган мәҗмугаларда чыкты. Бүгенге көндә "Татарстан дигән Ватаным бар" бәйгесенең Чаллыда үтәчәк этабында район данын як-ларга әзерләнәләр.

Татар мәгърифәтенең алтын башагына сыенган бер бөртек ул Гөлназ Фәнил кы-зы Сөнгатуллина. Аның кебек йөзләгән туган тел укытучысы сөекле милләтебезнең алтын мирасын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса