Таң атты, күңелләребез кояшы күтәрелде. Кысан кече залдан соң, ниһаять, мәһабәт залда, затлы кә-нәфиләргә утырып, көмеш кәндилләрнең көмеш яктысында коендык. Мөкатдәс сәхнәгә чак-чак басып, очып скрипка уйнаган кыз балалар, фрак киеп баскан нәзакәтле музыкантлар нечкә хисләргә сусавыбызны бастылар. Сәхнәдәге ак рояль, бәрхет җәйләүгә төшеп кунган аккош кебек, алтын таулар артындагы композиторларның - бөек Моцарт һәм Хачатурянның алкын иҗатын сөйләде. "Брависсимо" авазларыннан күңелебезнең кошы яңа залның ахактай ак гөмбәзенә омтылды.
Хакимият вәкилләренә һәм ата-аналарга кушылып, без дә рәхмәтләр әйттек: сихри матурлыкны хыялында иҗат иткән "Татнефть" җәмгыятенә һәм "ТатНИПИнефть" институтына, үз куллары белән тудыра алган "Электронефтегаз" оешмасына!
Бөгелмәдә сәнгать мәктәбе 1950 елда ачылып, 2 мең яшь музыкантны үстерде.
Үткән чыгарылыштан Ольга Авдонина бүген дә Амадей Моцартның "Фигаро туе" операсыннан Керубино ариясен күтәренке рухта җырлап, 2 нче сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗев "Уйна, гармун!" көен иркен-саф яңгыратып, яңа акустик җиһазның мөмкинлекләрен ачтылар.
"ТатНИПИнефть" институты галиме, доктор, профессор Рифгать Сәхабетдинов, мәгърифәтле тормышны музыкаль тәрбиягә бәйләп, сабыйларның шушы залда күкрәп үсүен теләде. Әлмәт шәһәреннән Лилия Тәхаутдинова, залны төзекләндерүгә илһам биргән һиммәтчел шәхесләрнең берсе, кадерле укытучыларына сәхнәдән баш иде.
Директриса ханым Любовь Пискунова (рәсемдә): "Гүя хыял дәрьясының алтын ярында басып торам, ак дулкынга ак җилкәнле кораб төшә сыман", - дип, яктылык тарафына сәфәр чыккан балаларга ак юл теләде.
Ихлас, бу җиһанда кешегә чын һәм азаккача рухи азатлык бирә торган бер генә нәрсә бар - ул да булса, яхшы тәрбия. Нигә соң якутлардай сирәк очрый ул? Нигә соң һәр нарасыйга бәхет һәм сәгадәт бакчаларында үсәргә язмаган?
Кечкенәдән үк моң сөймәгән күңел кешеләрне сөя аламыни?
И туган,
Туды көн,
"Күңел-җан җирләрен ачып,
тохым күм!"
/Дәрдемәнд/.