Бөгелмәдә “Ак бүреләр” чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узды
Шәһәребездә һәрдаим төрле-төрле спорт ярышлары, күңелле эстафеталар, сәламәтлек марафоннары булып тора. Шуларның чираттагысы узган бәйрәм көннәренең берсендә үтте - шәһәр сулыгы яр буенда "Ак бүреләр" чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узды. Чара тулаем диярлек бәйрәм төсмерен алды. Шат күңелле, кулларына чаңгы тоткан 30дан артык спортчы бер рәт булып чаңгы...
Шәһәребездә һәрдаим төрле-төрле спорт ярышлары, күңелле эстафеталар, сәламәтлек марафоннары булып тора. Шуларның чираттагысы узган бәйрәм көннәренең берсендә үтте - шәһәр сулыгы яр буенда "Ак бүреләр" чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узды.
Чара тулаем диярлек бәйрәм төсмерен алды. Шат күңелле, кулларына чаңгы тоткан 30дан артык спортчы бер рәт булып чаңгы юлына бастылар, һәрберсе осталыкта, тизлектә, җитезлектә көч сынаштылар.
"Ярышлар уздыру өчен әледән-әле яңа мәйданнар сайлыйбыз. Быел зур төзекләндерү эшләреннән соң, кешеләр игътибарын әлеге матур, уңайлы урынга юнәлтүне дә максат итеп алып, нәкъ менә шәһәр сулыгы яр буен сайладык", - ди Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илдар Тахиятуллин.
Үз яшь категориясендә җиңү яулаган Максим Царенков та чарадан алган кичерешләре белән уртаклашты: "Яшьләр өйдә компьютер артында утырганчы шушындый спорт чараларында күбрәк катнашсыннар иде. Барлык спортчыларның да кәефләре күтәренке, бәйрәмчә".
Узышларда спорт ветераннары да байтак иде. Мәсәлән, "Ак бүреләр" чаңгы клубына яратып йөрүчеләрдән булган, 63 яшен тутырган Татьяна Илюхина: "Минем физик әзерлек яшьтән үк килә, гомер буе туризм белән шөгыльләнәм. Җәй көне йөгерәбез, походларга йөрибез, кышын исә чаңгыда шуабыз, бер дә картаерга исәп юк әле", - дип сөйләде. Татьяна Петровнаның дусты Наталья Березовская да гомер буе сәламәт яшәү рәвешен үз иткән спорт ветераны: "Спорттан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, ул бит кәефне күтәрә, гомерне озайта, кирәк икән җан тынычлыгы да бирә", - ди ул.
"Ак бүреләр" чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышларының җиңүчеләренә килгәндә, ир-егетләр арасында үз яшь категорияләрендә Максим Царенков, Сергей Коротков, Азат Йосыпов, Әнәс Шәсуаровка, ә хатын-кызлар арасында Кристина Деркач белән Наталья Березовскаяга тиңнәр булмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа