Хуҗалыкларда – кызу эш өсте
16 июльгә булган мәгълүматларга караганда, Бөгелмә районы хуҗалыклары 8013 тонна печән әзерләгән, бу планлаш-тырылганның 78 процентын тәшкил итә. "Рассвет" (414 тонна), "Муса Җәлил исемен-дәге" (1090 тонна) авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, "Бөгелмә нәселле терлекләр предприя-тиесе" ачык акционер-лык җәмгыяте (300 тонна) планны арттырып үтәгәннәр.
Әлфия МОСТАФИНА.
Узган дүшәмбе көнне,16 июльдә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов рәислегендә булып узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Малыхин Бөгелмә районында терлек азыгы әзерләү һәм ашлык суктыру эшенә әзерлекнең барышы белән таныштырды.
Сенаж әзерләүгә район-ның дүрт хуҗалыгы керешкән: "Акбаш Агро" (1390 тонна, план - 3818 тонна), "Орлыкчылык" (390, 1246), "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" (2000, 8912) һәм "Муса Җә-лил исемендәге" хуҗалыклар (980, 7884). Традиция буенча элекэлектән шәһәр предприятие-оешмалары эшче-хезмәт-кәрләре авыл хуҗалыклары-на яфраказык әзерләүдә нәтиҗәле ярдәм күрсәтеп киләләр. Бу җәһәттән план бүгенге көнгә бары тик 26 процентка гына үтәлгән икән әле. Шәһәрдә эшчәнлек алып баручы 9 предприятие генә авыл хезмәтчәннәре алдында үз бурычын намус белән башкарып чыккан. Болар: "Бөгелмә-Водоканал", халыкны социаль яклау идарәсе, "Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе", Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы, башкарма комитетның балалар, яшьләр, спорт һәм туризм эшләре буенча һәм мәдәният бүлекләре. Шул ук вакытта 35 оешма-предприятие бу эшкә тотынмаган да әле.
Гомумән алганда, июль уртасына һәр баш шартлы терлеккә 7,3 центнер мал азыгы әзерләнгән. "Акбаш Агро"да бу сан 8,7 центнер тәшкил итсә, "Нур" һәм "Возрождение крестьянства" хуҗалыкларында нибары 5,5 центнер гына.
Бүгенге көнгә күпьеллык үләннәр 7057 гектар җирдә җыеп алынган. Өч хуҗалык ("Акбаш Агро", "Орлыкчылык", "Зеленая Роща") моны сузып килә. Берьеллык үлән 981 гектарда (план - 2303 гектар) чабылган. Бу эшне "Березовка", "Муса Җәлил исемендәге", "Рубин" җәмгыятьләре, Бөгелмә аграр көллияте төгәлләгән, ә биш авыл хуҗалыгы предприятиесе (җаваплылыгы чикләнгән "Рассвет", "Акбаш Агро", "Орлыкчылык", "Нур", "Возрождение крестьянства" җәмгыятьләре) моңа керешмәгән дә.
Урып-җыю эшләренә әзер-лек мәсьәләсенә килгәндә, быел җәмгысе 46093 гектар мәйданда бөртекле һәм техник культураларны җыеп алырга кирәк булачак. Һәр шартлы ашлык җыю комбайнына 606 гектар туры киләчәк. Һава торышы уңай торган очракта Бөгелмә районы территориясендә урып-җыю эшен 33 көндә башкарып чыгу планлаштырыла.
Бүгенге көндә комбайннарны механизаторлар белән тәэмин итү беренчел бурыч булып тора. Шәһәр предприятиеләреннән һәм уку йортларыннан (4 предприятие - 64 нче янгын сүндерү часте, мәгариф идарәсе, "Дорремстрой" һәм "Стройсервис") авыл хуҗалыкларында урып-җыю эшен башкарып чыгу өчен 6 комбайнчы җибәрелгән. Ә аларның са-ны, урып-җыюны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен, кимендә, 25 булырга тиеш.
Бу җәйдә игеннәрнең тигез өлгермәве күзәтелә. Шуңа күрә игеннәрне уруны урыны-урыны белән аерым башкарырга туры киләчәк. Районда барлыгы 20 чапкыч бар, аларның һәрберсе бер көндә 600 гектар мәйдандагы игеннәрне урырга сәләтле. Быел һава торышы урып-җыюны бер атнага алдан башлап җибәрергә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә "Бөгел-мә азык-төлек корпорациясе" хуҗалыгында арыш сугуга керештеләр (рәсемдә). Бөртекләрнең дымлылыгы 15 процент тәшкил итә.
Киңәшмәне йомгаклап, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов авыл хуҗалыкларына беркетелгән җаваплы затларга бу мөһим сезонлы эшкә ныклы контроль булдыруны йөкләде: "Быел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен барлык технологияләрне үтәп, югары сыйфатлы итеп башкарып чыктылар. Бүген аның "җимеш"ләре дә куанычлы, игеннәр гөрләп үсә, - диде ул. - Менә шушы уңышны югалтуларсыз җыеп алу - хәзер аграрийларның беренчел бурычы".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа