Афәрин игенчеләр! Афәрин Алмаз!
5 октябрь көнне Казан Теннис академиясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,...
5 октябрь көнне Казан Теннис академиясендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Чарада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, АПК вәкилләре бар иде.
-Авыл хуҗалыгы - республика икътисадының төп тармагы һәм республикада азык-төлек иминлегенең нигезе булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов, тантананы ачып.
Соңгы еллардагы һава торышының уңайсыз булуына карамастан, быел да Татарстан үзенең потенциалын саклап кала алды һәм 5 миллион тоннадан артык бөртекле ашлык җыйды. Авыл хуҗалыгы җыелма продукция күләме буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан - лидерлар рәтендә һәм Идел буе федераль округында беренче урында.
-Татарстан - республиканың агросәнәгать комплексы бүген ил төбәкләре арасында үз халкын төп продукция төрләре белән тәэмин итүчеләрнең берсе, шуның шактый өлешен илнең башка төбәкләренә дә чыгара, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу - меңләгән агрономнар, терлекчеләр, механизаторлар, ветеринарлар коллективларының тырыш хезмәте һәм төпле гамәлләре нәтиҗәсе. Безнең кешеләр - авылның төп байлыгы!
Авыл хезмәтчәннәре бу көнне авыр да, шул ук вакытта мактаулы да хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре ишетте, бүләкләр алды. Мондый югары күрсәткечкә ирешү - агротехник чаралар комплексын сыйфатлы һәм вакытында башкару, урып-җыю кампаниясе эшендә оешканлык булу, уракта катнашкан һәр комбайнчының, машина йөртүченең, тракторчының, ындыр табаклары һәм икмәк кабул итү предприятиеләре хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе ул.
Сентябрь аенда республикада "Иң яхшы комбайнчы" исеменә бәйге дә игълан ителгән иде. Бу исемлеккә Бөгелмә районы игенчесе керүе дә мәгълүм булды. Ул Восточный авылында яшәүче Алмаз Әүхәдиев. Быел Алмаз 3 мең 840 тонна икмәк җыеп алган. Башта "Подгорный" хуҗалыгында эшләгән, аннары "Наратлы", "Колос", "КХП №1" җәмгыятҗләренә һәм фермерларга иген урырга ярдәм иткән.
- Мин үзем йөк ташу белән шөгыльләнәм, язын-көзен авыл хуҗалыкларына ярдәм итәм. Кырда эшләү минем канымда инде ул. Бабам да, әтием дә комбайнчылар. Безнең хезмәтне шулай бәяләүләре сөендерә, - ди ул.
Алмаз Әүхәдиевкә әлеге Мактаулы исемне ноябрь аенда бирәчәкләр. Республиканың иң яхшы игенчеләрен шул айда котларга җыеналар. Җирне чын мәгънәсендә яраткан кеше генә күңелен салып эшли ала. Шушы юлны сайлап, көчегезне дә, үзегезне дә кызганмыйча, халкыбыз, республикабыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт итүегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Кырлардан берәмләп җыйган "алтын бөртекләре" белән республикабызның азык-төлек иминлеген ныгытучыларга дан!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа