Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

60 елдан соң – ашыгыч ярдәм

Пациентлар гына түгел, туберкулезга каршы диспансер үзе дә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ. Диагнозы - "ярым җимерек хәлдәге бина". Тузган түбә, иске тәрәзәләр, таушалган идәннәр ... Авыру тарихы эпикризын 60 елдан соң "язалар". Дәвалау курсы - 8ай. Төзүчеләр кулында иң катлаулы "пациент". Бөгелмә шәһәренең туберкулезга каршы диспансерын "аякка бастыру" өчен хәтта консилиум...

Пациентлар гына түгел, туберкулезга каршы диспансер үзе дә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ. Диагнозы - "ярым җимерек хәлдәге бина". Тузган түбә, иске тәрәзәләр, таушалган идәннәр ... Авыру тарихы эпикризын 60 елдан соң "язалар". Дәвалау курсы - 8ай.

Төзүчеләр кулында иң катлаулы "пациент". Бөгелмә шәһәренең туберкулезга каршы диспансерын "аякка бастыру" өчен хәтта консилиум җыйдылар. "Косметология" процедурасы белән генә бинаны әлегә хәләтеннән чыгарып булмый. Медицина оешмасына тулы реанимация кирәк. Узган гасырның 58нче елларында төзелгән корпуслар ярым җимерек хәлдә.

- Түбәдән яз-көз кар, яңгыр сулары агып җәфалый. Базда - җир асты суы.Өчәр ай шунда җыелып тора. Бинаның нигезе какшар дип куркабыз. Гидроизоляция ясарга кирәк. Шунсыз булмый! Капиталь ремонтка түккән көч һәм акча заяга китәчәк, - дип, диспансерның баш табибы Рәмзия Закирова шәһәр мэрына үз борчуын җиткерде.

Нигезне җир асты суларыннан саклау мәсьәләсе әлегә ачык калды. Капиталь ремонтка бирелгән 27 миллион сумның һәр тиене төрле төзелеш эшләренә юнәлдерелгән. "Реанимация" әлегә беренче корпуста алып барыла. Эшне тизләтү өчен бинаны бушатканнар. Авыруларны вакытлыча икенче корпуста кабул итәләр.

"Ярымҗимерек хәлдәге бина" дигән диагноз белән "Феликс" оешмасына еш эш итәргә туры килә. Тик мондый авыр очракны беренче күрүләре. Дранча белән ясалган кабинетара стеналарны сүтәләр. Алар санитар таләпләргә туры килми. Заманча төзелеш материалыннан ясыйлар. Иске идәннәрне күтәрәләр. Яңа технология буенча җәяләр. Санитария һәм гигиена бүлмәләрен тәртипкә китерәләр. Җылылык системасын алыштыралар. Өр-яңадан сөзәк түбә ясыйлар.

- 2018 ел Бөгелмәдә сәламәтлек саклау елы. Аны бары исем өчен булсын дип игълан итмәдек. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендә зур үзгәрешәр ясау өчен кирәк булды. Былтыр беренче звенога кергән сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзекләндерә башладык. Быел стационарларга алындык. Эш күп, төзелеш объектлары да байтак. Җиң сызганып тотындык! - ди шәһәр мэры Линар Закиров.

Операция "К" (төзүчеләр телендә) инде ике ай ярым дәвам итә. Капиталь "тыкшыну" эшләре август аена тәмамланырга тиеш. Тик бер корпусны төзекләндереп, икенчесен "ярымүле" хәлдә калдыру, нәтиҗәле "дәвалау" булмас! Шәһәр мэры иң элек беренче корпус нигезен гидроизоляцияләү һәм бактериология лабораториясен төзекләндерү өчен акча табарга кирәклеген билгеләп үтте. Тагын 12 миллион сум акча кирәк булуы турында яңа сәламәтлек саклау министры инде белә.

Алсу Мөкатдәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса