Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

6 июньдә Бөгелмә Сабан туен бәйрәм итте

2015 елгы Сабан туе Татарстанда яңа форматта узды. Шулай дигәч, нәрсәсе үзгә инде дип сорарсыз... Быелгы Сабан туе бөтен республикада "Без - Президент белән!" - "Спортлы Татарстан" исеме астында узды. Шул исәптән, Бөгелмә муниципаль районында да. Кунакларны каршылап... Сабан туе ул элек-электән очрашулар урыны булып торган. Бирегә туган-тумачалар, дус-ишләр, кунаклар...

2015 елгы Сабан туе Татарстанда яңа форматта узды. Шулай дигәч, нәрсәсе үзгә инде дип сорарсыз... Быелгы Сабан туе бөтен республикада "Без - Президент белән!" - "Спортлы Татарстан" исеме астында узды. Шул исәптән, Бөгелмә муниципаль районында да.

Кунакларны каршылап...


Сабан туе ул элек-электән очрашулар урыны булып торган. Бирегә туган-тумачалар, дус-ишләр, кунаклар җыела. Быел Бөгелмә муниципаль районы Сабан туена мөхтәрәм кунаклар булып республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов килгән иде. Аларны иртәнге сәгать 9да каршы алып, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров һәм шәһәр җитәкчелегеннән торган делегация үзәк мәйданга юл алды. Кунакларны биредә татар гаиләсе каршы алып, бәйрәмгә озата барды. Алар һәр җирдә колгага сөлге бәйләп, яңгырлы җәй, яхшы уңыш, сәламәтлек, халык традицияләрен онытмауны теләп, изге теләкләр теләделәр. Кунакларны Сабан туе мәйданы концерт программасы белән, җыр-биюләр белән каршы алып, күңелләрен күтәрделәр.


Спортлы Татарстан


Иң кызыклы тукталыш булып, "Без - Президент белән!" республика хәрәкәте оештырган "Спортлы Татарстан" ноктасы торды. Әлеге хәрәкәтне оештыручылар сәламәт тормыш рәвешен пропагандалап, халыкны спорт белән шөгыльләнергә өндәделәр.
Татарстан инде күптән үзенең Россиядә спорт мәркәзе булуын дәлилләде. Казанда Бөтендөнья яшьләр Универсиадасы булып узды. Әйтеп үтәргә кирәк, республикада ил, дөнья күләмендәге спорт чаралары үтеп тора. Мәсәлән, быел җәй көне Казанда су спорты төрләре буенча Халыкара чемпионат уздырыла, ә 2018 елда Татарстан Футбол чемпионаты этабын кабул итәчәк. Шуны күздә тотып, "Без - Президент белән!" дип, бергә атлаучылар ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы оештырып җибәрде. Биредә һәр кеше теләк белдереп, үз көчен сыный алды. Эстафетаны шәһәр мэры Линар Закиров ачты. Ул бер минут эчендә җирдән кулларында 50 тапкыр этәрелде һәм ярдәмчеләренә: "Лениногорск, Баулы шәһәрләре мэрларына шылтыратыгыз, эстафетаны аларга тапшырам", - дип боерык бирде һәм делегация үз юлын дәвам итте. Кунакларны Бөгелмәдә яшәүче төрле милләт вәкилләре үз йортларында кунак итте, милли ризыклар - чәкчәк, бәлеш, курник, долма, шашлык белән сыйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса