Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

3 сентябрьдә - Бердәм кабул итү көне

Наркоконтроль җитәкчелеге Татарстанның Кама аръягы зонасындагы 7 зур шәһәрдә берьюлы гражданнарны кабул итү оештыра

3 сентябрьдә, сишәмбе көнне Россия Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы идарәсе регионның зур шәһәрләрендә гражданнарны Бердәм кабул итү көне уздыра.

Бу көнне Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмә халкы сәгать 10нан алып 18 сәгатькә кадәр Наркоконтроль идарәсе начальнигына, аның урынбасарларына һәм шулай ук мәгариф идарәсе белгечләренә, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре муниципаль район хакимиятләре вәкилләренә үзләрен борчыган сораулар белән шәхсән мөрәҗәгать итә алачаклар. Мөрәҗәгать итүчеләрнең үзләре белән паспорт алып килүләре сорала.

Татарстан наркополициясе җитәкчеләре гражданнарны Бердәм кабул итү көнен яңа уку елы башлану уңаеннан оештыралар. Кешеләрне борчый торган мәсьәләләрне ачыклау, наркотикларга, бигрәк тә яңа уйлап чыгарылган синтетик наркотикларга бәйле вәзгыятьне бәяләү өчен эшләнә бу эш. Соңгы вакытларда яшүсмерләрнең дару препаратларын күпләп алкогольгә кушып куллану очраклары мәгълүм булды. Шундый тәҗрибәләрнең берсе, ни аяныч, фаҗигагә китерде дә инде.

Моңа бәйле рәвештә, наркотикларга бәйле хакыйкатьне ачыклау һәм җинаятьчелекне профилактикалау максатыннан, ТР Наркоконтроль идарәсе җитәкчелеге республиканың берьюлы җиде шәһәрендә бер үк көнне гражданнарны кабул итүне оештыра да.

Бөгелмәдә бу көнне гражданнарны кабул итү Татар мәдәният үзәгендә узачак. Дежур часть телефоны: (8 55 94) 4-22-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса