15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн
Бүген Бөгелмәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 29 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Анда чит җирләрдә интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз, сугышта ятып калган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты. Яу кырында башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Бөгелмә муниципаль район җитәкчелеге, "Единая Россия" партиясенең җирле бүлек вәкилләре,...
Бүген Бөгелмәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен тулысынча чыгаруга 29 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте. Анда чит җирләрдә интернациональ бурычын үтәгән якташларыбыз, сугышта ятып калган хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннары катнашты.
Яу кырында башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Бөгелмә муниципаль район җитәкчелеге, "Единая Россия" партиясенең җирле бүлек вәкилләре, "Сугышчан туганлык" оешмасы, ветераннар советы әгъзалары, мәктәп укучылары, студентлар һәлак булган якташларыбыз истәлегенә чәчәкләр куйды.
Митингта традиция буенча сугышчы-интернационалистлар җирләнгән урыннарга кадәр чаңгы узышларына старт бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia