Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

10 ноябрь – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Алар - тәртип сагында 10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Әлеге көнне җәмәгать тәртибе сагында торучылар үзләренең авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен тәбрикләү сүзләре кабул итә. Районыбызның полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Эчке эшләр бүлеге бинасының киңәшмә залында билгеләп узды. Ел дәвамында...

Алар - тәртип сагында

10 ноябрь - Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Әлеге көнне җәмәгать тәртибе сагында торучылар үзләренең авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен тәбрикләү сүзләре кабул итә. Районыбызның полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Эчке эшләр бүлеге бинасының киңәшмә залында билгеләп узды.

Ел дәвамында нинди генә бәйрәм булмасын, алар өчен эшнең иң кызган чоры. Көн дими, төн дими, полиция хезмәткәрләре һәрчак безнең иминлек сагында тора. Хәзерге вакытта эчке эшләр органнары алдындагы бурычларның берсе - ул җәмгыятьнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, милләтләр арасында конфликт булдырмау, хокук бозуларга каршы эшләр алып бару һәм район халкы белән актив элемтәдә тору.

Үз вазифасын иң яхшы башкаручылар бәйрәм көнне бүләкләргә дә ия булды. "Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегенең Мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге начальнигы Алексей Бортников, "Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегендә яхшы хезмәт өчен" күкрәк билгесе белән тикшерү бүлеге начальнигы Таисья Хәйруллина бүләкләнде. Бөгелмә Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе Владимир Паршин "Күрсәткән хезмәте өчен" Россия Федерациясе Эчке эшләр бүлеге орденына ия булды.

Участок уполномоченныйлар бүлеге начальнигы Айрат Шәеховка һәм анализлау, планлаштыру һәм контроль штабы төркеменең өлкән инспекторы Наталья Романовага Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлегеннән рәхмәт белдерелде.

Район башлыгы Линар Закиров исеменнән аның вазифасын вакытлыча башкаручы Фәнис Мөхәммәтов биш полиция хезмәткәренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Исемлектә: участок уполномоченныйлар бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Степанов, мәгълүмат штабы бүлекчәсе инспекторы Венера Мостафина, мәгълүмат саклау һәм элемтә мәгълүмати технологияләр юнәлешенең өлкән инженеры Илдар Кукарин, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Марат Хәйретдинов һәм оператив тикшерү төркеменә хезмәт күрсәтү машинасын йөртүче полицейский Илсур Кәлимуллин.

Озак еллар бөгелмәлеләр иминлеге сагында торган, бүгенге көндә инде лаеклы ялда булган ветераннар да игътибарсыз калмады. Сергей Шубенков, Сирин Шәйдуллин, Борис Ачаев, Ример Шафиков, Гөлфия Платонова, Юрий Алексеев, Наимьян Баһаутдинов, Василий Лунев - аларга ТР Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе, полиция полковнигы Айрат Баһауов рәхмәт сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Тарих битләреннән

Бу бәйрәмнең тарихы үзенең башлангычын 1715 елда ала. Нәкъ менә шул чакта Россиядә Петр I полиция хезмәтен булдыра. Аларның максаты җәмәгать тәртибен саклау була. Грекчадан тәрҗемә иткәндә, "полиция" сүзе "дәүләт белән идарә итү" дигәнне аңлата. 1917 елда революциядән соң, 10 ноябрьдә милиция төзелә, аның функциясе шул ук кала. 2011 елда "полиция" дигән исем яңадан кайтарылды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Эльвира Нурмөхәммәтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса