Алар – безнең горурлыгыбыз!
Шәһәребезнең 230 еллыгы уңаеннан оештырылган мәдәни чаралар арасында халык күңеленә аеруча хуш килгәннәреннән берсе - Татар мәдәният үзәгендә узган "Алар - безнең горурлыгыбыз!" дип аталган мәдхия кичәсе булгандыр, мөгаен.
Халкыбыз, милләтебез дип яшәгән, туган төягебездә социаль-икътисади, милли-мәдәни тормыш алга китсен дип, фидакарьләрчә хезмәт иткән һәм итә торган, шул хезмәтләре белән...